Югары Богады — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Югары Богады Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 298 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 19 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 1928 елда нигезләнгән. Демография Халык саны19381949195819701979198920022010203229194254214134140125 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 86 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Озын гомерле кешеләре Сәгыйдә Мәннанова - 96 яшенә кадәр яши. Аның 13 баласы булып, сигезе исән-сау үсеп, җәмгыятькә файда китерә, барысы да югары белемле. Гания кортка 98 яшендә бакыйлыкка күчә. Өч улы булып, өчесе дә яу кырында башын салган. Вафа әби Исламова 103 яшьтә вафат була. Мәктәп 1929 - Мәктәп ачылуы. Беренче укытучы - Салиха Фәттахова. 1948 елга кадәр - Зәйтүнә Габдуллина. 1948 елдан Рәйханә Хәсәнова укыта башлый. 1969 елда беренче кино куела. Мәчет Югары Богадыда Аллаһ йорты 2016 елда ачыла. Аның башында Югары Богады кияве Зәки Нәгыйм улы Фәхразыев тора. Авыл халкы җирлек җитәкчеләре ярдәме белән мәчет төзүдә катнашты. Хәзрәт-Равил Шакиров. Югары Богады авыл клубы Авылда клуб сугыштан соңгы чорларда ук авыл осталары тарафыннан салына. Ишеткәннәр буенча, 1946-1947 еллар тирәсе буладыр. Клуб мөдире булып Яңа Богады авылы кызы Сәидә Фәссахова эшли. 1951-1955 елларда Илдар Әхмәткирам улы Кирамов мөдирлек итә (ул 1997 елда вафат була). Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://web.archive.org/web/20210418090527/https://tatfrontu.ru/tt/cards) "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)