Иса Хәбиббәйли, Иса Әкбәр улы Хәбиббәйли (; 1949 елның 16 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Нахчыван АССР, Шәрур районы, Данзик) ― Азәрбайҗан галиме – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, академик, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе президенты (2022 елдан). Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе (1999), III, IV, V, VI чакырылыш Милли Мәҗлес депутаты. Азәрбайҗан Язучылар берлеге һәм Азәрбайҗан Журналистлар берлеге әгъзасы. Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе (1999).

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 16 октябрендә Нахчыван АССР Шәрур районы Данзик авылында туган.

1971 елда Азәрбайҗан дәүләт педагогика институтының Нахчыван филиалы филология факультетын тәмамлаган (кызыл диплом белән).

1978 елда «Әдәбият теориясе» белгечлеге буенча Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең Низами исемендәге аспирантурасын тәмамлаган. Кандидатлык диссертациясе темасы: «XX гасыр башында Азәрбайҗанның романтик лирикасы» (1980). Шунда ук «Азәрбайҗан әдәбияты тарихы» белгечлеге буенча докторантура тәмамлаган. Докторлык диссертациясе темасы: «Җәлил Мәмәдкулизадә: мохит һәм замандашлар».

1971 елдан Шoрур районы урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

1975 елдан ― Нахчыван дәүләт университетында укытучы, өлкән укытучы, доцент, университетның фәнни эшләр буенча проректоры (1991―1996), ректоры (1996―2013).

2001 елдан Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (белгечлеге: Азәрбайҗан әдәбияты). 2003 елдан Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (белгечлеге: әдәбият белеме). Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты (2013―2019). Азәрбайҗан МФА гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр буенча беренче вице-президенты (2019―2020).

Низами исемендәге Әдәбият институты директоры (2013 елдан).

Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе президенты (2022 елның 25 октябреннән).

Гыйльми кызыксынулары Фәнни кызыксынулары Азәрбайҗан әдәбияты тарихы белән бәйле. 12 монография, урта мәктәп өчен 1 дәреслек, 28 брошюра авторы. Хезмәтләре шулай ук инглиз, француз, рус, төрек, гарәп, фарсы, урду, болгар, венгр, литва һәм башка телләрдә бастырылган. 89 китап, 1 428 мәкалә һәм чит илләрдә дөнья күргән 212 мәкалә авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 ― Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклесе 2007 ― Шөһрәт ордены 2009 ― Шәрәф орденыРАСПОРЯЖЕНИЕ ПРЕЗИДЕНТА АЗЕРБАЙДЖАНСКОЙ РЕСПУБЛИКИ О НАГРАЖДЕНИИ ЛИЦ, ИМЕЮЩИХ ЗАСЛУГИ В СОЦИАЛЬНО-ЭКОНОМИЧЕСКОМ РАЗВИТИИ НАХЧЫВАНСКОЙ АВТОНОМНОЙ РЕСПУБЛИКИ 2019 ― 1нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт өчен» ордены.

Шәхси тормышы Гаиләле. 3 бала атасы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Профиль на сайте Национального собрания АР VI созыв Профиль на сайте Института литературы имени Низами Габиббейли Иса Акпер оглы Учёный с мировым именем

Төркем:Азәрбайҗан галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Азәрбайҗан академиклары Төркем:Азәрбайҗанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗан журналистлары Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Шәрәф ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:1нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт өчен» ордены кавалерлары Төркем:Азәрбайҗан педагогика университетын тәмамлаучылар