Динә Хөснетдинова, Динә Айдар кызы Хөснетдинова (Дина Айдаровна Хуснутдинова; 2009 елның 17 апреле, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― спортчы (тимераякта хатын-кызлар ялгыз разрядында фигуралы шуу), Зәйнең «Яшьлек», Казанның «Стрела» спорт мәктәпләрендә шөгыльләнгән. 2025 елның августыннан Мәскәүдә Этери Тутберидзе мәктәбендә шөгыльләнә. 2024 елгы Россия юниорлар Гран-при этабының бронза призеры. 2025 елгы Россия Гран-при этабы җиңүчесе (2025).

Тәрҗемәи хәле 2009 елның 17 апрелендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туганСәрия Мифтахова. Бозлы юл. «Ватаным Татарстан», № 124 (29434) 31.10.2025. ― Б.14.. Туу турында таныклыгында «Аксарда туган» дип язылган, чөнки әтисе Айдар Рамил улы (физкультура институтында белем алган), әнисе Резидә Илгизәр кызы (белгечлеге буенча Чаллы педагогия институтын тәмамлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы) чыгышлары белән Татарстанның Зәй районы Аксар авылыннан. Әбиләре Зәйтүнә һәм ДамирәДамира Тахаутдинова Вконтакте дә әлеге авылда яши. Сеңлесе бар ― Ясминә нәфис гимнастика, акробатик рок-н-ролл белән шөгыльләнә. Кызларының сәләтен үстерү өчен, Хөснетдиновлар, авылдан Зәйгә күченгән, аннары, Зәйдәге квартираларын сатып, гаиләләре белән Казанга күченгәннәр.

Динә 3,5 яшьлек чагыннан Зәй шәһәрендәге Боз сараенда (2009 елда «Татнефть» төзегән), «Яшьлек» спорт мәктәбендә тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган. Алты яшеннән ярышларда уңышлы гына катнаша. 7 яшендә ул Ижаудагы турнирда өченче урынны яулаган. 2018 елда Баулыда яшүсмерләр арасында ирекле программада 1нче урын алган. Беренче тренеры ― Юлия КоншинаЭрик Добролюбов. Новая татарка в колоде Тутберидзе: повторит ли Хуснутдинова путь Загитовой и Валиевой. Татар-информ, 19.08.2025. Динә Зәйдә 2019 елга кадәр (беренче тренеры Әлмәткә күченгәнче) шөгыльләнә. Ул вакытка ул икеләтә сикерүләрнең барысын да үзләштергән һәм беренче уңышларга ирешкән.

Башта Зәйдә белем ала, 4нче класстан Казан шәһәренең 4нче татар гимназиясендә укый. 2019 елдан Казандагы «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлаган, остазлары – Надежда Владимировна Заякина һәм Алия Алмаз кызы Хәлфина. 2018 елдан шәһәр һәм төбәк ярышларында чыгыш ясый. 9нчы сыйныфтан соң Мәскәүгә күченгән, укуын онлайн дәвам итә.

2025 елның августында атказанган тренер Этери Георгиевна Тутберидзе Динәне үз мәктәбенә алганМария Строгачева. Фигуристка Хуснутдинова — о переходе к Тутберидзе: «Когда впервые увидела Этери Георгиевну, чуть‑чуть сердце замирало». matchtv.ru, 26.10.2025, шуннан соң өлкән фигуралы шуучылар арасында чыгыш ясый башлаган. 2023 елның сентябрендә Мәскәүнең көньяк-көнбатышында төзелгән Тутберидзеның фигуралы шуу үзәгендә шөгыльләнә. Динә Татарстан җыелма командасында кала. Шул рәвешле ул республикадан матди ярдәм ― экипировка, транспорт һәм яшәү чыгымнары өчен түләү ала. «Cascada Sport» кибете киемендә чыгыш ясый. Буе 161 смАртур Валеев. Чего вы не знали о Дине Хуснутдиновой – новой звезде группы Тутберидзе из Татарстана. Спорт на БИЗНЕС Online, 12.11.2025.

Динә Хөснетдинованың төп фишкасы (техник арсеналда төп корал) ― өчле кимчелексез башкару. Лирик образларда бик яхшы күренә, катлаулы сикерүләрдән курыкмыйХуснутдинова способна стать большой спортсменкой, уверена Тарасова. РИА Новости Спорт, 09.11.2025. 2024 елдан (әлегә күнегүләрдә генә) дүртле һәм сикерә. Катлаулы хореографиядән тыш, аның гадәти булмаган музыкаль мотивлары һәм күзгә ташлана.

Спорттагы уңышлары 2021―2022 елгы сезонда беренче тапкыр юниорлар арасында Россия Кубогында катнашкан, аның этапларында 7нче һәм 9нчы урыннарны алган. 2022 елның июнендә спорт мастерына кандидат исемен алганПриказ № 114/н от 03.06.2022 «О присвоении спортивных разрядов» 2022 елда беренче тапкыр һәм 2024 елда ялгыз программада Татарстан чемпионатында җиңүче булган. 2022―2023 елларда юниорлар арасында Россия Гран-прие этапларында 5нче һәм 6нчы урыннарны яулаган. 2023 елның февралендә Кемерово өлкәсендә узган «Азия балалары» Халыкара уеннарының көмеш призеры булган (балларның гомуми суммасы 194,34)Агаева победила на турнире фигуристок-одиночниц на играх «Дети Азии». matchtv.ru, 28.02.2023. 2023 елда юниорлар арасында ил беренчелегендә 18нче урынны алган. 2024 елның октябрендә Магнитогорскида Россия юниорлар Гран-приеның икенче этабында бронза призер булган (кыска программада Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Кызлар биюе» музыкасы кулланылган)Дина Хуснутдинова. Всероссийские соревнования «Звезды Магнитки» среди юниоров (видео, 6:06) 2025 елның февралендә юниорлар арасында ил беренчелегендә 13нче урында урнашкан. 2025 елның октябрендә Магнитогорскида Россия Гран-приеның беренче этабында бронза медаль яулаган (программаны Георгий Владимирович Похилюк куйган, кыска һәм ирекле программалар өчен гомуми баллар суммасы 204,76)Хуснутдинова Дина. sportbox.ru. 2025 елның 8-9 ноябрендә Россия Гран-прие ярышларының Казанда узган өченче этабында беренче урын (кыска һәм ирекле программалар өчен гомуми баллар суммасы 218.01) Фигуристка Хуснутдинова выиграла третий этап Гран-при России в Казани. ТАСС, 9.11.2025. 2026 — «Невский лед» Россия Гран-при сериясенең икенче этабында кыска программада 70,84 балл белән өченче урынДинә Хөснетдинова «Невский лед» Гран-при сериясендәге кыска программада көмеш алды. Татар-информ, 24.06.2026.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Руслан Хөснетдинов. Горурлык хисләреннән күзләр яшьләнде. «Акчарлак», № 45 (1205) 12.11.2025. ― Б.9. Сәрия Мифтахова. Бозлы юл. «Ватаным Татарстан», № 124 (29434) 31.10.2025. ― Б.14.

Сылтамалар Артур Валеев. Чего вы не знали о Дине Хуснутдиновой – новой звезде группы Тутберидзе из Татарстана. Спорт на БИЗНЕС Online, 12.11.2025 Дина Хуснутдинова: информация о фигуристке. figure-skaters.ru

Моны да карагыз Алинә Заһитова Камилә Вәлиева Аделина Галәвиева

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Тимераякта фигуралы шуучылар Төркем:Россия спортчылары Төркем:Татарстан спортчылары Төркем:Шәхесләр:Зәй районы Төркем:Спорт мастерлыгына кандидатлар