Маори — Яңа Зеландиянең асаба (җирле) халкы һәм европалылар килгәнгә кадәр төбәкнең төп халык катлавы. Алар кергән маори телендә сөйләшәләр.
2013 елгы җанисәп буенча, Яңа Зеландиядә 600 мең маори яшәгән, бу ил халкының якынча 15 % тәшкил иткән; 2023 елда маорилар саны 978 246 кешегә кадәр җиткән. Шул ук вакытта Австралиядә дә шактый күп маори — 155 мең кеше яши. АКШта исә аларның саны якынча 3,5 мең тәшкил итә. Кук утрауларында (Яңа Зеландия белән "ирекле ассоциация"дә булган дәүләт) маориларның тугандаш халыкы — (үзатамалары — маори) яши; алар бу территориянең асаба (җирле) халкы булып санала һәм гомуми халыкның күпчелеген тәшкил итә (87,7 %) .
Үзатама
Маори телендә māori сүзе «гадәти», «табигый» яки «нормаль кеше» дигәнне аңлата. Бу сүзнең охшаш формалары башка дә очрый һәм алар борынгы ma(a)qoli тамырыннан килеп чыккан, ә ул беренчел мәгънәдә «чын, хакыйкый» дигәнне белдергән. Риваятьләр һәм авыз иҗаты мифларында «маори» сүзе кешеләрне (tāngata māori) илаһлардан һәм рухлардан (wairua) аерып торган .
Элек Яңа Зеландия утрауларына килеп җиткән европалылар әлеге территориядә яшәгән җирле халыкны «индеецлар», «аборигеннар», «җирле халык» яки «яңазеландлар» дип атаганнар. Ә «маори» сүзе халыкның үз-үзен билгеләү өчен кулланылган үзатама булып калган. 1947 елда Яңа Зеландия хөкүмәте «Аборигеннар эшләре министрлыгы» исемен "Маори эшләре министрлыгы"на үзгәрткән.
Тарих
Җир йөзендә яшәү өчен яраклы җирләрнең күпчелеге үзләштерелгәннән соң гына кешеләр Яңа Зеландиядә урнаша башлый. Археологик һәм лингвистик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Яңа Зеландиягә безнең эраның 800–1300нче еллар арасында Көнчыгыш Полинезиядән берничә дулкында күченеп килүчеләр урнашкан. Соңгы тикшеренүләр полинезиялеләрнең яңа ватаннарына кайчан килеп урнашулары вакытын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек биргән. Нәсел шәҗәрәләрен чагыштыру, радиоуглерод анализы, урманнарның юкка чыгу билгеләре һәм маори халкының митохондриаль ДНКның үзгәрешлеге күрсәткәнчә, Көнчыгыш Полинезиядән килгән беренче кешеләр монда якынча 1250–1300 елларда урнашкан.
Маорилар арасында үзләренең исемле борынгы ватаннарыннан 7 каноэдә (көймәдә) Яңа Зеландиягә килеп җитүләре турында риваять яши. Бу урын барлык полинезиялеләрнең уртак борынгы ватаны булган дип санала (яңа версия буенча ул Ява утравы булган), әмма диңгезчеләр сәяхәт иткәндә бу исемне башка утрауларга да биргән булырга мөмкин — мәсәлән, Гавайи, Савайи, Хива утраулары кебек. Көймәләр исемнәреннән кабиләләр дә үз исемнәрен алган: Арава, Аотева, Мататуа, Таинуио, Курахаупо, Токомару, Такитуму. Һәр кабилә үз башлыгы белән билгеле бер җирдә урнашкан. Риваятьләрдә көймәләрнең атамалары гына түгел, аларның җитәкчеләре һәм рульчылары исемнәре дә сакланган.
Маориларның бер өлеше Чәтем архипелагына (алар аны Рекоху — «Томанлы Кояш» дип атый) күчеп киткән, алар анда тынычлыкка (пацифизмга) нигезләнгән үзенчәлекле мәдәниятле мориори халкы буларак формалашканнар.
Маориларның Яңа Зеландиягә күчеп килү маршруты төгәл билгеле түгел.
Европалылар килгәнче, маорилар тарафыннан илгә бирелгән беренче исем сакланып калмаган, әмма мәгълүм булганча, Төньяк утрауны маорилар Те Ика-а-Мауи (маори Te Ika-a-Māui) дип атаганнар, бу исемне «Мауиның балыгы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Мауи — маори риваятьләрендәге ярым илаһ, риваять буенча ул океанда бик зур балык тоткан, һәм соңыннан шул балык утрауга әверелгән. Көньяк утрауның ике киң таралган исеме була: Те Ваи Поунаму (маори Te Wai Pounamu) һәм Те Вака-а-Мауи (маори Te Waka a Māui). Беренчесе «нефрит суы» дигәнне, ә икенчесе — «Мауиның көймәсе» дигәнне аңлата. XX гасыр башына кадәр җирле халык Төньяк утрауны еш кына Аотеароа (Aotearoa) дип атаган, бу «озын ак болыт иле» дигән мәгънә бирә (ao — «болыт», tea — «ак», roa — «озын»). Соңрак бу атама маори телендә бөтен Яңа Зеландиянең гомуми исеме булып киткән.
Маори риваятьләренә, археологик табылдыкларга һәм башка чыганакларга нигезләнеп, маориларның Яңа Зеландиядәге тарихын түбәндәге чорларга бүлеп була: Архаик чор (1280–1500) Классик чор (1500–1642) Европалылар белән иртә контактлар чоры (1642–1840)
Маорилар сугышчан һәм бәйсез халык булган. Аларның холкын күрсәткән вакыйгалар тарихта бик күп. Европалылар өчен Яңа Зеландияне 1642 елда голланд диңгезчесе Абель Тасман ачкан, һәм ул илгә Нидерланд провинцияләренең берсе хөрмәтенә исем биргән. Бер гасырдан артык вакыт үткәннән соң бу җирләрне Джеймс Кук яңадан ача. Сәяхәтчеләрнең икесе дә маорилар белән канлы бәрелешләргә эләккән.
1762 елда француз капитаны Сюрвиль, Яңа Зеландия ярларында туктаганда, урланган көймә өчен бер маори авылын яндырган. Ун ел узгач, монда капитан Дюфрен килгән, әмма ул һәм аның 26 диңгезчесе Сюрвильнең гамәлләренә үч буларак маорилар тарафыннан үтерелгән. Дюфреннең варисы исә, үч итеп өч маори авылын яндырган һәм йөздән артык тыныч кешене үтергән. Бу вакыйгалар маориларның океан артыннан килгән илбасарлага карата мөнәсәбәтен мәңгегә үзгәрткән.
Джеймс Кук Яңа Зеландиянең бөтен яр сызыгын картага төшергәннән соң, яңа ачылган илгә күпсанлы европалы һәм төньяк америкалы кит аучылары, тюлень тота торган диңгезчеләр, шулай ук сәүдә кораблары килә башлый. Алар маорилар белән ризык, тимер кораллар, хәрби кораллар һәм башка әйберләрне урман, ризык, артефактлар һәм суга алыштыра. Сәүдәгәрләр маориларга яңа авыл хуҗалыгы культураларын һәм утлы кораллар китергән, бу хәл исә, халыкның икътисади һәм хәрби тормышын тулысынча үзгәрткән.
Яңа Зеландиянең һава торышы шартларында җиңел үсеп, мул уңыш бирүче бәрәңге — маорилар өчен югары калорияле ризык чыганагына әверелә һәм сугышчыларга озакка сузылган яулар алып барырга мөмкинлек бирә. Әмма аеруча әһәмиятле яңалык — XIX гасыр башында маорилар кулына эләккән утлы кораллар була. Иң башта маорилар аларны кабиләләр арасындагы сугышларда куллана, һәм шуңа күрә утлы кораллар (мушкетлар) халыкта тиз арада тарала башлый.
Берничә дистә ел дәвамында Яңа Зеландия (1807–1845) дип аталган эчке низаглар чорына чума. Бу кабиләләр арасындагы сугышларда илнең бөтен халкы диярлек катнаша; якынча 20 мең маори үтерелә, һәм җиңелгән кабиләләрдән тагын дистәләгән мең кеше коллыкка төшә. Кайбер кабиләләрнең халык саны кискен кими, ә Яңа Зеландиядәге берничә маори кабиләсе һәм Чәтем архипелагында яшәгән пацифистик мориори халкы — тулысынча диярлек юк ителә. Исән калучылар арасында бары тик җитәрлек утлы корал туплаган төркемнәр була.
1840 елда имзаланганнан соң, мушкет сугышлары акрынлап туктый, һәм Яңа Зеландия Бөекбритания патшабикәсе тәхетенең милке итеп игълан ителә. Маорилар үзләренең бәйсезлеген югалталар, ләкин шул ук вакытта аларны Бөекбритания гражданнары белән тигез хокуклы дип таныйлар.
Европадан күченүчеләр саны арткач, җир өчен конфликтлар башлана. Нәтиҗәдә, тәртип урнаштыру өчен илгә инглиз гаскәрләре җибәрелә, һәм «мушкет сугышлары» урынына башлана (иң мәшһүре — 1845–1846 елларда булган ). Бу низаглар 1870нче елларга кадәр дәвам итә. Ахыр чиктә инглизләр җиңә һәм бөтен Яңа Зеландияне үз кулларына ала. Маори җирләренең күпчелеге конфискацияләнә. 1891 елга маорилар кулында җирнең нибары 17% гына кала, һәм ул җирләр дә иң начар һәм уңдырышсыз булаHistory Of NZ, M. King. Penguin, 2012. P258.
Сүрелү һәм яңарыш
XIX гасыр башында маориларның гомуми саны якынча 100 мең кеше тәшкил иткән дип исәпләнә. Ләкин гасыр дәвамында Яңа Зеландиядә җирле халыкның саны колонизаторлар белән контактка кадәр булган күләмнең 40 процентына кадәр кими; моның төп сәбәбе — маориларда иммунитет булмаган китерелгән чирләр.
Маори халкы санының кимүе белән бер үк вакытта икенче процесс бара: Вайтанги килешүе имзаланганнан соң, колониаль хакимият ярдәмендә Яңа Зеландиягә зур агымнар белән европалылар килә башлый. 1831 елда аларның саны бер меңнән дә ким булса, инде 1881 елда европалылар саны 500 меңгә кадәр җитә. Шуларның 120 меңнең күченүе Бөекбритания хөкүмәте тарафыннан финанслана. Күбесе яшьләр булганлыктан, шул чорда аларның гаиләләрендә тагын 250 мең бала туаJames Belich, Making Peoples (1996) 278-80.
1856–1857 елларда үткәрелгән җанисәп буенча, маорилар саны 56 049 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, маорилар ил халкының 10 процентыннан да ким булып, беренче тапкыр милли азчылыкка әвереләләр. 1871 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, маорилар саны 37 520 кешегә кадәр төшә, ләкин (сэр Питер Бак) бу сан артык киметеп күрсәтелгән дип саный. 1896 елда маорилар саны бераз үсеп, 42 меңнән артып китә, шул ук вакытта Яңа Зеландиядә европалылар саны якынча 700 мең кешегә җитә.
Генетика
Маориларда Y-хромосом һаплотөркемнәренең составы түбәндәгечә бүленә: C1b2a-M38 субклад (C1b һаплотөркеме тармагы) — 42,59 %, R1-M173 — 33,3 %, I-M170 — 9,26 %, G-M201 — 1,85 %, J2-M172 — 1,85 %, J-M304/12f2, P1-M45 (K2b2a) — 1,85 %, һәм K-M9 — 1,85 %.
Маориларда митохондриаль ДНКның B4a1a1 һаплотөркеме (1185T, 4769G һәм 16126C мутацияләре) 85,3 % очракта ачыклана. Икенче урында — митохондриаль H һаплотөркеме (6,9 %), аннары U5 һәм T һаплотөркемнәре (икесе дә 2,6 %), K — 1,7 %, J — 0,9 %Michael Knapp et al. Complete mitochondrial DNA genome sequences from the first New Zealanders , November 6, 2012.
Маорилар генеалогиясе
Яңа Зеландиянең Отаго университеты галимнәре Яңа Зеландиягә иң беренче килеп урнашкан полинезиялеләрнең калдыкларыннан митохондриаль геномнарны тикшереп секвенлаштыру үткәргән. 2012 елда алар Вайрау елгасы буенда урнашкан борынгы авылда 700 ел элек күмелгән дүрт кешенең митохондриаль геномнарын тулысынча укып чыкканнар. Бу кешеләр җирле халыкта маориларның ата-бабалары дип санала.
Анализ нәтиҗәләре галимнәр өчен көтелмәгән булган: ул беренче полинезиялеләрдә зур генетик төрлелек булуын күрсәткән, ә хәзерге маорилар арасында исә, генетик материалның бертөрлелеге күзәтелә. Элегрәк бу фактны Яңа Зеландиягә беренче күчеп килүчеләрнең генетик бертөрлелеге белән аңлату кабул ителгән иде. Маори генофондының ярлылануында мөһим фактор булып XIX гасырда европалылар белән элемтәләр нәтиҗәсендә кертелгән күп санлы йогышлы чирләр аркасында Яңа Зеландиядә аборигеннар санының нык кимүе тора дигән версия тәкъдим ителгән.
Маориларның заманча демографиясе
1974 елда Маори мәсьәләләре турындагы канунга кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, маори — «Яңа Зеландия маори расасыннан булган зат, шул исәптән бу кешенең барлык варислары да» дип билгеләнә. XVIII гасыр ахырында Джеймс Кук мәгълүматлары буенча маорилар саны якынча 100 мең кеше тәшкил иткән. Әмма тарихчы Майкл Кинг фикеренчә, ул чорда маориларның саны бераз күбрәк булган — якынча 110 мең кеше. XIX гасырда маориларның саны 42 мең кешегә кадәр кими, һәм инде әйтелгәнчә, монысы Европа колонизациясе нәтиҗәсендә, шул исәптән алып кертелгән йогышлы чирләр аркасында булган. Әмма XX гасырда маори халкының саны тиз үсә башлый.
Яңа Зеландиянең 2023 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 887 493 кеше үзен маори дип атаган, бу ил халкының 17,8 % тәшкил иткән. Мондый саннар 2018 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 111 657 кешегә (14,4 %) күбрәк, ә 2013 елгы сан белән чагыштырганда 288 891 кешегә (48,3 %) күбрәк. 2013 һәм 2018 еллардагы җанисәпләр арасындагы зур үсеш, нигездә, Яңа Зеландия статистика идарәсенең этник мәгълүматларны башка чыганаклардан (элекке җанисәпләр, административ мәгълүматлар һәм шартлы исәпләүләрдән) өстәү белән бәйле булган, бу җавап бирмәү очракларын киметү максатыннан эшләнгән.
Маори халкының уртача яше 26,8 ел, Яңа Зеландия буенча гомуми уртача күрсәткеч — 38,1 яшь. Маориларның 262 422се (29,6 %) — 15 яшькә кадәр, 223 860 кеше (25,2 %) — 15тән 29 яшькә кадәр, 336 486 кеше (37,9 %) — 30дан 64 яшькә кадәр, ә 64 725 кеше (7,3 %) — 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган.
2023 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 753 384 маори (84,9 %) Төньяк утрауда, ә 133 656 кеше (15,1 %) Көньяк утрауда яшәгән. Маорилар күпчелекне тәшкил иткән биш округ бар: Чәтем утраулары (68,6 %), Вайроа (68,5 %), Опотики (66,2 %), Каверау (63,2 %) һәм Гисборн (54,8 %). Маориларның иң аз өлеше Оклендтагы Аппер-Харбор районында теркәлгән — 6,1 %, аннан соң Девонпорт-Такапуна (6,2 %) һәм Хоуик (6,3 %) районнары килә. Оклендтан читтә маориларның иң аз өлеше Куинстаун-Лейкс районында — 6,4 %.