Леонид Виктор улы Полтерович (1963 елның 30 августында Мәскәүдә туган) — ССРБ һәм Израиль математигы, Тель-Авив университетының математика фәннәре мәктәбе хезмәткәре, динамик системалар теориясе, симплектик геометрия буенча белгеч.
Тәрҗемәи хәле Икътисади фәннәр докторы Виктор Меерович Полтерович гаиләсендә туган, ир туганы — математик Иосиф Полтерович. 1984 елда Мәскәү дәүләт университетының механика бүлеген тәмамлаган. 1987 елга кадәр Г. М. Кржижановский исемендәге Энергетика институтында инженер булып, аннан соң 1989 елга кадәр — Метрологик хезмәтенең бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшләгәнCurriculum Vitae, шул ук вакытта динамик системалар теориясе өлкәсендә фәнни хезмәтләрен бастыра башлаган.
1990 елда Тель-Авив университетында Яков Синай һәм Виталий Мильман җитәкчелеге астында фәлсәфә докторы диссертациясен яклаган, темасы — «Лагранж салынмаларының топологик инварианталары һәм Гамильтон динамикасы».
1991 елдан бирле — Тель-Авив университетының өлкән остазы, 1994 елдан бирле — доценты, 1996 елдан бирле — профессоры, 2005—2007 елларда университетның саф математика бүлеге белән җитәкчелек иткән.
Европа математика җәмгыяте премиясе (1996), Эрдёш премиясе (1998) белән бүләкләнгән булган. Өйрәнчекләре арасында — Паул Биран.
Хезмәтләре
Polterovich, Leonid «The geometry of the group of symplectic diffeomorphisms.» Lectures Math. ETH Zürich Birkhäuser Verlag, Basel, 2001. xii+132 pp. ISBN 3-7643-6432-7 Polterovich, Leonid; Rosen, Daniel «Function theory on symplectic manifolds.» CRM Monogr. Ser., 34 American Mathematical Society, Providence, RI, 2014. xii+203 pp. ISBN 978-1-4704-1693-5 Polterovich, Leonid; Rosen, Daniel; Samvelyan, Karina; Zhang, Jun «Topological persistence in geometry and analysis.» Univ. Lecture Ser., 74 American Mathematical Society, Providence, RI, , ©2020. xi+128 pp. ISBN 978-1-4704-5495-1
Искәрмәләр
Төркем:Математиклар