Имамгали Рәхман (, 2007 елга кадәр — Имамгали Шәриф улы Рәхманов, ; 5 октябрь 1952) — таҗик дәүләт эшлеклесе, Таҗикстан Югары Шурасы рәисе (1992—1994), 1994 елдан — Таҗикстан президенты.

Тәрҗемәи хәл Иртә еллар Имамгали Рәхман 1952 елның 4 октябрендә Таҗик ССР Куляб өлкәсенең Дангара бистәсендә туган, гаиләсендә өченче бала булган. Мәктәпне тәмамлагач, Кургантүбә майзаводында электрик булып эшләгән. 1971—1974 елларда Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән. Хезмәттән соң заводка кайта, шулай ук сатучы булып эшли.

1982 елда Таҗик дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 1976—1988 елларда төрле колхозларда идарә итү вазифаларында эшләгән. Сәяси карьера 1990 елда Таҗик ССР Югары Шурасының халык депутаты булып сайланылган. 1992 елның ноябрендә Таҗикстан Югары Шурасы рәисе булып сайланылган. 1994 елда президент вазифасына сайланылган. Раһмонның хакимияткә килүе Таҗикстанда ватандашлар сугышы периоды һәм шуннан соңгы тынычлыкны торгызу белән бәйле булган.

1999, 2006 елларда перзидент вазифасына кабаты сайланылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 ― Дуслык ордены (Татарстан) Рахмон Миңнехановка Татарстан-Таҗикстан бизнес-форумын оештырырга тәкъдим итте. Татар-информ, 22.02.2024 2022 ― 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (Россия) 2012 ― «Һейдәр Әлиев» ордены (Азәрбайҗан) 2008 ― 1нче дәрәҗә Кенәз Ярослав Мудрый ордены (Украина) 2002 ― 1нче дәрәҗә Достык ордены (Казакъстан) 1999 ― Таҗикстан Каһарманы Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Гейдар Алиев ордены кавалерлары Төркем:Шәхесләр:Таҗикстан Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары