Кизләү (, , ) — Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Тарих
Кизләү урынында кешеләр б.э.к.3 мең элек торган инде.
Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме — Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.
Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.
Алтын Урда чорында Кизләү — сәүдә үзәге.
1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.
1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идарә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.
1774 елда Россия Кырым ханлыгын басып ала.
Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.
1941 елның 31 октябреннән 1944 елның 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.
1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.
Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, халык саны 45–55 %ка кими.
География Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Климат
Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1437 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 2001http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=&id=&botton=cens_db17 91323 34147 03056 99279 44493 281107 792105 915 Милли состав (2001): руслар — 64,9 %, украиннар — 23,3 %, кырымтатарлар — 6,9 %, белоруслар — 1,5 %.
Кардәш шәһәрләр Янина (Греция) — 1989Совет министров Крыма — Информация о побратимских связях городов и районов АРК. Фигейра-да-Фош (Португалия) Людвигсбург (Алмания) Закинтос (Греция) Островец-Свентокшиски (Польша) Силифке (Төркия) Мәскәү өлкәсенең Красногорск районы (Россия) Ламби (Греция) Белгород (Россия)
Транспорт Евпатория — Россиянең тар уколейлы трамвай йөри торган өч шәһәренең берсе. Башка ике шәһәр: Пятигорск һәм Калининград.
Шәхесләр Пётр Прихожан (1940—2010), шагыйрь.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Евпатория Төркем:Кырым шәһәрләре Төркем:Россия курортлары