Палдиски () — Эстония шәһәре, Фин култыгы ярында урнашкан порт.

Халык саны — 4 085 кеше (2011). География Шәһәр Фин култыгының көньяк ярында, Эстония башкаласыннан 52 километр көнбатыштарак урнашкан. Тарих 1718 елда биредә Пётр I тарафыннан хәрби порт нигезләнә. Башта ул Рогервик исмен йөрткән, 1723 елда Балтийский порт исеме кушылган.

1783—1796 елларда — Рөвел губернасының өяз шәһәре, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1870 елда шәһәргә Балтийский Порт — Рөвел — Санкт-Петербург тимер юлы килә.

Эстониянең бәйсезлеге вакытында шәһәр исеме башта Балтиски, ә 1934 елда Палдиски итеп үзгәртелә. Совет чорында биредә атом-төш суасты флотының өйрәнү үзәге һәм суаасты көймәләр базасы урнашканнар, шәһәр 1994 елга кадәр ябык административ-территориаль берәмлеге статусын йөрткән.

1994 елда, шәһәрдә Эстония ватандашлары бик аз булуы сәбәпле, ул Кейлә шәһәре составына кертелгән, әмма 1996 елда Палдиски яңадан мөстәкыйль шәһәр статусын алган. Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1732 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 2001 20119003 3876 9077 3648 2004 2484 085 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 71,1%52,2% эстоннар 2,4%29,7% Танылган шәхесләр Салават Юлаев, Канзафар Усаев — Палдиски зинданында утырганнар.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Эстония шәһәрләре