Хага́тнаАтлас мира (2010). Океания. Остров Гуам. Остров Таити, остров Муреа. Стр.190—191 (), элгәре Аганья () ― Тын океанда АКШ территориясе булган Гуам утравының административ үзәге. Утрауның башкаласы, закон чыгару органы, губернатор резиденциясе һәм башка хөкүмәт учреждениеләре Хагатнада урнашкан.

Шәһәр утрауның көнбатыш ярында урнашкан. Хагатнаның халкы 943 кеше тәшкил итә (2020)Перепись населения США 2020 года. Халыкның зур күпчелеге христиан динен тота. Мөселманнар ― азчылык, бер мәчетләре бар.

Климат

Климаты — экваториаль (Кеппен буенча ― дымлы тропик). Ел дәвамында температура ― февральдә +26,6 дан июньдә +28,1 гә кадәр. Явым-төшем ел дәвамында, март-апрельдә азрак, июльдән октябрьгә кадәр иң көчлесе.

Тарих Бу урында беренче торак пунктлары 500 ел тирәсендә барлыкка килгән. 1668 елда испаннар тарафыннан җирлеккә нигез салынган һәм утрауда беренче католик чиркәве төзелгән. 1898 елда Испан-америка сугышыннан соң Филиппин һәм Гуам Америка кул астына күчкән.

1940 елда шәһәр халкы якынча 10 мең кешегә кадәр арткан, ул вакытта әлеге сан бөтен утрау халкының яртысын тәшкил иткән.

1941 елның 8 декабрендә Гуам японнар тарафыннан оккупацияләнгән. 1944 елда Гуамны азат иткәндә Аганья Америка хәрби бомбардировкаларыннан нык зыян күргән. Бик күп халык, шәһәрне ташлап, утрауның башка өлешләренә күчеп киткән.

Икътисад Шәһәр икътисадының нигезен, бөтен утраудагы кебек үк, туризм тәшкил итә, өстәвенә туристларның 90% ы ― японнар. Яр буенда кунакханәләр һәм ял итү урыннары төзү Хагатна урнашкан култык табигатенә начар йогынты ясый.

Шулай ук башкала казнасына Гуам территориясенең якынча 30% ын алып торган Америка хәрби базасы өчен түләүләр килә.

Истәлекле урыннар Гуам институты, 1911 Католик чиркәве, 1959 Санта-Агеда форты, 1800 Дунксас яр буе ныгытмалары, 1941―1945 Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Океания башкалалары Төркем:Хагатна Төркем:Гуам торак пунктлары