«Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы», "Кыйссаи Рабгузи") — 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан язылган әсәр. Шәрык телләрендә «Кыйссасел-әнбия» исемле башка әсәрләр дә булуын исәпкә алып, бу китапны еш «Кыйссаи Рабгузый» дип тә атыйлар.
Тарих Әсәр 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан языла. Әсәр Алтын Урданың түрәсе Тукбуга багышланаТатар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.70-71..
Әсәрнең XV-XIX йөзләргә караган күп кулъязма нөсхәләре Казан, Санкт-Петербург, Ташкәнт, Лондон китапханәләрендә урын алган. Төп нөсхәсе сакланмаганӘдипләр:Насретдин Рабгузый adiplar.belem.ru. Кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында да киң таралган булган. Китап булып беренче мәртәбә Казан университетының типографиясендә 1859 елда Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан басылган. Әсәр татар һәм башка мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылыш таба. Әсәрнең зур йогынтысы Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатында күзәтелә.
Тасвирлама
Әсәр нигезендә иске төрки телендә чәчмә белән язылган, әмма шулай ук төрки һәм гарәп парчаларын үз өченә алганТатар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.51.. Әсәр Ислам пәйгамбәрләре, диндәге мәшһүр шәхесләр һәм башка Коръән, шулай да Тәүрат темаларына язылган 72 кыйссадан гыйбарәтРабгузи www.booksite.ru. Әсәрнең бер өлеше - "Бәһарият" ("Яз") исемле газәл - Идел-Урал буйларына хас табигать күренешләрен тасвирлый:
Кыл салышур — каурый-мамыгын кояр. Фил түлүгәч — телү вакыты, йон-каурый алыштыру вакыты җиткәч. Җөфт алышур — парлашыр.
Чыганаклар Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Насретдин Рабгузый Алтын Урда
Төркем:Татар әдәбияты Төркем:Төрки телләр