Иммануе́л Кант ( ; 22 апрель 1724, Көнигсберг, ПруссияБүгенге көндә Калининград, Россия — 12 февраль 1804, шунда ук) — Романтизм һәм Мәгърифәт чоры чикләрендә эшчәнлеген алып барган немец фәлсәфәчесе, алман классик фәлсәфәсенең башлап җибәрүчесе.

Биография Бай булмаган һөнәрче гаиләсендә туа. Эммануил исемен Изге Эммануил хөрмәтенә бирәләр. Кант «Фридрихс-Коллегиум» дәрәҗәле гимназиясен тәмамлый, аннары Кенигсберг университетына керә. Атасының үлеме сәбәпле ул университетны тәмамлый алмый. Гаиләсен туендырыр өчен укуны ташлаганнан соң ул өй укытучысы булып эшли. Нәкъ шушы дәвердә, ягъни 1747—1755 елларда ул үзенең әле дә актуальлеген югалтмаган Кояш системасының беренчел томанлыктан килеп чыгуы турындагы космогоник теориясен эшләп чыгара һәм нәшер итә.

1755 елда Кант диссертациясен яклый һәм университетта укытырга рөхсәт бирүче доктор дәрәҗәсен ала. Аның кырык елдан артыкка сузылган укытучылык дәвере башлана.

1770 елда ул Кенигсберг университетында логика һәм метафизика профессоры буларак билгеләнә. 1797 елга кадәр ул фәлсәфә, математика һәм физика белән бәйле төрле дәресләр бирә.

Фәлсәфә Профессор булы эшләгән чорда ул үзенең фәлсәфәсенең үзәген тәшкил итүче өч төп әсәрен яза: «Пакъ аң тәнкыйте» (1781) — гносеология (эпистемология) «Гыйльми акылны тәнкыйтьләү»Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 88. (1788) — этика «ФФикерләү сәләтен тәнкыйтьләү» (1790) — эстетика

Бу әсәрләр фәлсәфәдә фундаменталь урын алып торалар һәм авторына XVIII гасырның бөек фикер йөртүчесе абруен казандыралар. Алар фәлсәфәнең алдагы үсешенә зур тәэсир ясыйлар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:XVIII гасыр фәлсәфәчеләре Төркем:Алмания фәлсәфәчеләре Төркем:Физиклар Төркем:Математиклар