Җыенле авыл () — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, Тәкәрлек авыл җирлеге үзәге.

Тарихи мәгълүмат Авылга нигезне ясаклы татар Исмәгыйль Уразмәтов салган. 18-19 гасырда халкы типтәрләр буларак исәпкә алына.http://www.ufagen.ru Исмаилда тупланган ике типтәр җайдаклар полкы 1812-1814 елларда французлар белән сугыша, Бородино бәрелешендә, Давыдов, Кудашев җитәкләгән партизаннар хәрәкәтендә, 1813 елның 4-7 октябрендә Лейпциг янындагы «халыклар сугышы»нда катнаша.История Илишевского района

Җыенле авыл —«Базы җыены» үзәге. Базы җыенына Ишкар, Сәеткол, Әлкәш, Җитембәк, Чишмә авыллар кергән.Уразманова Р.К. «Обряды и праздники татар Поволжья и Урала», Казань, 2001

Инкыйлабка чаклы Исмаил волость үзәге була, дүрт төрле халыктан торган дип сөйлиләр. Елганың сул ягында яшәүчеләрне башкортлар дип, уң ягындагыларны – типтәрләр, түбән очтагыларны – мишәрләр, элекке чебен урамы дип йөртелгән урамда яшәүчеләрне арлар дип йөрткәннәр. Авылда калучы типтәрләр бик авыр хәлдә яши. Исмаил авылы җирләрее башкортлар кулында була. Җирсез халык Актый, Муллакай исемле кулакларның җирләрен эшкәртеп яшәгән.

Инкыйлабка кадәр Исмаил авылының җирләре Хөсәез елгасының сул ягында яшәгән башкортлар кулында булган. Башкортлар анда типтәрләрнең малларын да кертмәгән. Җир өчен башкортлар белән татарлар арасында кискен көрәш барган. Җирсез халык төрле яктан изелүгә, икмәксез яшәүгә, тамак ялына бер карангыдан икенче караңгыга кадәр байда изүне түзеп яшәүне түзә алмаенча, баш күтәргән, башкортларның җирләрен алып тартып алырга теләгән.

Авылдагы hәр хуҗалыкка, ярлы халыкка налог салганнар. Ә җирсез татарларга бу салымнарны түләргә, әлбәттә, хәле булмаган. Бурычны түли алмасаң, старшина белән староста килеп, самовар, казан, хәтта мөндәр белән комганнарны да алып чыгып саткан.

Атаклы кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1946-08-20 Рим Мәсәгутев галим 1949-08-03 Рәсимә Мусина Бөтенроссия читтән торып уку финанс-икътисад инситуты эшкуар 1951 Илсөяр Газетдинова актёр Башкорт дәүләт академия драма театры 1954-12-26 Ризван Хәкимов Башкорт дәүләт университеты композиторэстрада артисты

Илсөяр Газетдинова (1951) Гафури театры артисткасы, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты. Ризван Хәкимов – эстрада җырлары авторы. Рим Мәсәгутов (1946), геология-минералогия фәннәре докторы.

Икътисад һәм социаль тармак Урта мәктәп. Мәчет ҖЧҖ Племзавод «Вәлиев» — сыер итен җитештерү Колхоз им. 50-летия Башкирии.

Демография

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 2081 кешенең яшәве мәгълүм.

2002 елга 51% халык башкортлар, татарлар – 37%.

Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 18 км якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 141 км

Искәрмәләр

Сылтамалар Башкорстандагы тартышуны революция гына туктата алырмы? Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.

Төркем:Дүртөйле районы торак пунктлары