Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы,Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».Юлыҡ тигән татар ауылы. Йомаш авыл җирлегенә карый.

Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Баймак): 41 км авыл җирлеге үзәгенә кадәр (Йомаш): 9 км тимер юл станциясенә (Сибай): 82 км

Тарихи мәгълүмат Беренче исеме «Юлык ямы» (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык — волость үзәге, 1898 елда биредә казна «рус-башкорт» мәктәбе ачыла, зимства дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланганӘдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы.

Демография Халык саны динамикасы:

2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 544 523 470

Атаклы кешеләр Габделгани Хөсәенов (1839—1902) — Ырынбурның сәүдәгәрләр гаиләсе Хөсәеновларның вәкиле, промышленник, яңа ысул татар мәктәпләре челтәрен оештыручы. Шакир Рәмиев Закир Рәмиев Мирхәйдәр Фәйзи

Искәрмәләр

Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан. Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга гәз. Лирон Хәмидуллин. Офыктагы рәшәләр. Казан, ТКН, 1990.