«Изге Ай» мәчете () ― Яр Чаллыда 2025 елда Мәүлид аенда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Яр Чаллы мөхтәсибәте җирле мөселман дини оешмасы ― «Изге Ай» мәхәлләсе карамагында. Шәһәрдәге 16нчы мәчет.
Урыны Мәчет Яр Чаллының 71нче микрорайонда (Тукай районы Олы Шилнә авылы), проспекты һәм Нурмый Шәрипов урамы киселешендә төзелгәнПанорама мечети.
Тасвирлама 11 метр биеклектәге манаралар ачыла торган лалә чәчәкләрен хәтерләтә. Мәчетнең гөмбәзе пыяладан эшләнгән, тәрәзәләрендә челтәрле бизәкләр. Бинаның фасады мөселман символлары рәвешендәге бизәкләр белән бизәлгән: сигез очлы йолдыз, ул 2 шакмаклы квадраттан ясала. Төнлә светодиодлы яктырткыч кабына. Мәчетнең намаз залы ~140 кешегә исәпләнгән. Мәйданы ― 210 квадрат метрОписание мечети «Изге Ай». Сайт мечети.
Тарих 2011 елның 20 апрелендә җирле мөселман дини оешмасы ― «Изге Ай» мәхәлләсе рәсми теркәлгәнМестная мусульманская религиозная организация - Приход «Изге Ай» с.Большая Шильна. РБК Компании.
2016 елның 25 июнендә мәчеткә нигез салынган. Дини корылманы төзү дин тотучыларның ирекле иганәләре ярдәмендә мөмкин булганВ День города в Челнах откроют бюст Акчурину и новую мечеть. «Вести КАМАЗа», 29.08.2025.
2017 елның 2 сентябрендә булачак мәчетнең нигезен салу төгәлләнгән.
2023 елның 13 октябрендә мәчет манарасына ярымайлар куелган.
«Бетон» сәүдә компаниясе (директоры Булат Зәкиев, баш инженеры Азат Зәкиев), 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов, эшмәкәр Фаил Әдиуллин һ.б. мәчет төзелешендә актив катнашканВ Челнах открыли новую мечеть, она стала 16 по счету. chelny-biz.ru, 30.08.2025.
Мәчет 2025 елның 30 августында тантаналы ачылган. Тантанада Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфас хәзрәт Гайфуллин, Чаллы һәм Алабуга епархиясе епискобы катнашкан. «Җәмигъ» мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисов Коръәннән сурәләр укып ишеттергәнВ Набережных Челнах построена мечеть «Изге Ай». Управление информационной политики и по связям с общественностью г. Набережные Челны, 30.08.2025.
Беренче җомга намазы 2025 елның 5 сентябрендә укыла.
Имам-хатыйб Фазулла улы Фәрит хәзрәт Шакиров.
Искәрмәләр
Сылтамалар Чаллыда Республика көнендә «Изге Ай» мәчете ачылды. Татар-информ, 30.08.2025. В Набережных Челнах открылась новая мечеть «Изге ай». Сайт ДУМ РТ, 1.09.2025.
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Чаллы мәчетләре