Татнефть җитәкчесе белән бутамагыз.
Ринат Галиев, Ринат Гайсә улы Галиев (Ринат Гайсеевич Галиев (Галеев); 1955 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, Башкорт АССР, Стәрлетамак) ― россияле сәнәгатькәр, техник фәннәр докторы, 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр ― Красноярскиның «Радиосвязь» ФҖП АҖ генераль директоры. Красноярск крае Закон чыгару Җыелышы депутаты (2018―2021). Красноярск краеның мактаулы гражданины (2024). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2025).
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 5 гыйнварында Башкортстан АССР Стәрлетамак районы Левашево авылында (хәзер Стәрлетамак шәһәре микрорайоны) туган. 1970―1974 елларда Стәрлетамак төзелеш техникумында белем алган.
Белеме: югары, техник фәннәр докторы; Красноярск политехник институты, «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультеты, кичке бүлек, 1982 ел; Себер федераль университеты, радиотехника факультеты, читтән торып уку бүлеге, 2007 ел; техник фәннәр кандидаты, 2011 елГалеев Ринат Гайсеевич. Newslab.Ru.
Хезмәт юлы 1974―1975 елларда ― «Красноярскпромстрой» трестының СУ-9 мастеры;
1975―1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән;
1977―1982 елларда ― Красноярск политехник институтының өлкән инженеры, баш механигы;
1982―1985 елларда ― «Красноярскпромстрой» трестының СУ-9 ПТК идарәсе участогы башлыгы, баш инженеры;
1985―1987 елларда ― Красноярск «Радиотехника заводы» җитештерү берләшмәсе генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары;
1988―1990 елларда ― Красноярск телевизорлар заводының конструкторлык бюросы башлыгы урынбасары;
1990―2006 елларда ― «Радиосвязь» фәнни-җитештерү предприятиесе акционерлык җәмгыятеО предприятии. Радиосвязь (ФҖП АҖ) генераль директоры урынбасары; 2006―2007 елларда ― баш инженеры; 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр ― «Радиосвязь» ФҖП АҖ генераль директоры. 35 елдан артык гомерен Красноярскиның «Радиосвязь» предприятиесен үстерүгә багышлаган. 2007 елдан аның җитәкчелегендә завод дөньякүләм дәрәҗәдәге продукция: тропосфера һәм космик элемтә системалары, иярчен һәм навигация технологияләре җитештерүче әйдәп баручы фәнни комплекска әверелгәнВиталий Иванов. Ринат Галеев: «Я горжусь своим коллективом и предприятием». 1line.info, 25.01.2019. 2022 елда предприятие АКШның санкцион исемлегенә эләккәнЭксклюзивное интервью Рината Галеева. Rutube video, 4.04. 2022.
Себер дәүләт фән һәм технологияләр университеты профессорыГалеев Ринат Гайсеевич: преподаватель в СибГУ им. М.Ф. Решетнева. vuzopedia.ru.
Җәмәгать эшчәнлеге 2018―2021 елларда ― 3нче чакырылыш Красноярск крае Закон чыгару Җыелышы депутаты Депутатский корпус.Третий созыв (2016-2021). sobranie.info. 2015 елдан — «Красноярск крае товар җитештерүчеләре, эшмәкәрләре берлеге» эш бирүчеләрнең коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы ― күренекле хезмәт казанышлары һәм илнең оборона сәләтен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш керткән өчен Галеев Ринат Гайсеевич. warheroes.ru 2013 ― ордены (Россия) 2021 ― Почет ордены (Россия) 2024 ― Красноярск краеның мактаулы гражданины Александра Кравцова. Почетный гражданин Красноярского края Ринат Галеев удостоен звания «Герой Труда РФ». , 23.05.2025 күп санлы медальләрГалеев Ринат Гайсеевич. er.ru
Искәрмәләр
Сылтамалар Галеев Ринат Гайсеевич. warheroes.ru Галеев Ринат Гайсеевич. er.ru
Төркем: Себер федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Красноярск дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары Төркем:Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Шәхесләр:Красноярск