Александр Ян Трициус яки Третко (поляк телендә: Alexandre Jan Tricius; як. 1620 — як. 1692) — Польша рәссамы һәм реставраторы, соң Польша бароккосы вәкиле.

Тәрҗемәи хәле

Александр Ян Трициус живописьне Парижда Н. Пуссеннан, Антверпенда Я. Йорданстан өйрәнгән. Ватанына кайтканнан соң укуын Данцигта дәвам иткән. 1655 елдан бирле Краковта тора башлаган.

Александр Ян Трициус Ян II Казимир, Михаил Корибут Вишневецкий һәм Ян III Собескийда сарай яны рәссамы булганJan Tricius .

1684 елда Ян III Собеский аны Вавель кальгасы интенданты итеп билгеләгән.

Иҗаты

Александр Ян Трициус барокко стилендә Польша корольләре, дөньяви аксөяк һәм югары рухани шәхесләр портретлары рәтен һәм дини тематика картиналарын барлыкка китергән.

Александр Ян Трициус шулай ук Вавельдә иртәрәк живопись әсәрләрен торгызу белән шөгыльләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Jan Tricius Jagiellonian Library Tricius, Alexandre Jan

Төркем:Рәссамнар