Юхан Тобиас Сергель (швед телендә: Johan Tobias Sergel; 1740 елның 28 августы — 1814 елның 26 феврале) — швед сынчысы һәм рәссамы, Сәнгатьләр Академиясе профессоры, Европа классицизмының танылган осталарының берсе. Тәрҗемәи хәле Юхан Тобиас Сергель Стокгольмда алтын чигүчесе Кристофер Сергель гаиләсендә туган. 26 яшендә ул осталыгын камилләштерергә Парижга, аннары соң Римга барган. Сергельнең осталары Ж.-Э.Рен һәм П.-Ю. Л’Аршевек булган. Унике ел дәвамында (1767—1779) Сергель Европада, беренче чиратта Италиядә укыган һәм торган. Аның иртә «Ахилл һәм кентавр Хирон» (як. 1767), «Венера һәм Анхиз» (як. 1769—1770) эшләрендә үк яңа классик стиль белән мавыгу чагылган һәм барокко һәм рококо традицияләре белән өзелү билгеләнгән. Беренче мөстәкыйль эш 1770 елда «Фавн» булган. Мифологик һәм аллегорик эчтәлекле эшләрдән кала Сергель швед монархларына дан җырлау белән дә шөгыльләнгән. 1772 елда әле үк ул король Густав II Адольфның хөкеме чорында тарихи гамәлләренә (Сергель кулына канцлер Оксеншерна һәм һәйкәл төбендә Клио фигуралары карый) дан җырлый торган эре “Аксель Оксеншерна музага Густав Адольф гамәлләренең исемлеге тарихын сөйли” сыннар композициясен иҗат иткән остазы эшендә катнашкан. Шулай ук Римда ул соңрак бронзада коелган һәм 1796 елда Стокгольм муниципалитеты тарафыннан сатып алынган Густав III-нең беренче сын моделен барлыкка китергән (сын 1808 елда гына Шеппсбрукайенда куелган булган). Сергель 1778 елда Римнан киткәндә ул Европа мәшһүрлеге белән сынчы булган. Аның Стокгольм чоры эшләре арасында Декартка һәйкәл, король Густав Васа каберендә сыннар төркеме һәм Стокгольм Адольф Фредерик чиркәвендә Воскресение күренеше. 1780 елда Сергель Король нәфис сәнгатьләр академиясе профессоры званиесенә лаек булган, ә 1782 елда Васа Ордены кавалеры булган. Сергель өйрәнчекләре арасында иң мәшһүре сынчы Эрик Густав Гёте булган. Эре эшләрдән кала Сергель шулай ук күп санлы бюстлар һәм портрет медальоннарын барлыкка китереп кечкенә заказлар белән дә шөгыльләнгән. Гәрчә Сергель күбесенчә сынчы буларак ат казанган булса да, зур популярлыкка шулай ук аның шаржлары һәм Стокгольм дөньяви тормышыннан (Томас Роулендсон кебек инглиз карикатуристлары рухында) моменталь рәсемнәре ия булган. Кайвакыт ул берничә шундый рәсемнән дәвамлы хикәяләр төзегән, бу аның иҗатын соңрак комикслар алдан килүчесе буларак карарга мөмкинчелек бирә. Юхан Тобиас Сергель 1814 елның 26 февралендә Стокгольмда үлгән. Хәзерге вакытта швед башкаласында аның хөрмәтенә (Сергельгатан) урамы бар, аның хөрмәтенә шулай ук Стокгольм үзәгендә мәйдан аталган.

Чыганаклар Svenskt biografiskt handlexikon — Stockholm, 1906. Nationalencyklopedin (электронное издание). Nordisk familjebok. B. 25 — Stockholm, 1917. Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар