Кадим Әлмәт ― төрле милли музыка коралларыннан төзелгән зур ансамбль.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе ― ТР атказанган артисты Эрдни Чавлинов Коллектив этнической музыки «Кадим Алмет». Благотворительный фонд «Татнефть».
Тарих Ансамбль 2021 елда «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатында оештыра. Коллективның репертуары 1907 елдан башлап Татарстан, Ырынбур, Сембер, Чиләбе, Әстерхан өлкәләре авыллары буйлап этнографик экспедицияләрдә тупланган материалларга нигезләнгән. Материалны эшкәрткәндә Идел буе халыкларының музыкаль формасы, шигъри ритмнары саклап калу тырышыла, бу борынгы музыкаль мәдәниятнең рухын, атмосферасын чагылдыра.
Барлык әсәрләр дә төрки һәм төрле тугандаш халыкларның уен коралларында башкарыла, алар арасында - кылкубыз, ятаган, думбыра, саз, гучжэн һәм башкалар. Коллективның "Гаҗәеп ирер Болгар тарихы" исемле беренче альбомы профессиональ тәнкыйтьчеләр арасында югары бәяләнә, «иң яхшы аутентик проект» номинациясендә «Russian World Music Awards» 2022 этник музыка Россия премиясендә җиңүгә лаек була.
2024 елда "Кадим Алмет" "Russian World Music Awards" премиясенең "Иң яхшы видео" номинациясендә җиңүче була. Икенче альбомнары "Гаярь Җәнәй" "Russian World Music Chart" исемлегенә "иң яхшы фолк-альбомнар" номинациясенә керде.
2025 елда Әлмәт шәһәрендә "Әлиф" иҗат төркеме оештырган "Караш" фестивале кысаларында "Каф" спектакле музыкасын башкарды һәм яздырды.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Татьяна Ефремова Павел Корчагин Сергей Вертелецкий
Төркем:Татарстанның музыкаль коллективларыТөркем:Әлмәт оешмалары