اَ (татар. اوُستلىُ آلف Өстле әлиф, Фәтхәле әлиф) Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифбада нечкә ә авазын белдерүче әлиф хәрефенең төре.Закиев М.З. Максимов Н. В. Татар теле 10-11 сыйныфлар. - Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2020 ел 332б. Р.С. Абдуллина Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2016 ел
Каюм Насыйри тарафыннан кертелгән а вә ә һәм ы вә э не аеру осулы. Чөнки ә, а, э, ы авазларын сүз башында язганда әлиф кегә кулланылган. Сүздәге әлифкә дулкынлы вә өст сызыгы кертелгән. Дулкынлы сызыклы әлиф آ а сузыгын белдергән һәм сызыклы әлиф اَ ә сузыгын белделә башлаган. +Хәрефнең сыйфатларыСыйфатларыИсемеӨстле әлифӘйтелеше буенча төркемчәсеНечкәБелдерүче авазыӘКапма каршы хәрефآ
[Ә] авазын белдерү
[Ә] авазын сүзнең башында вә уртасында вә ахырда белдерү зарурияты Татар сүзләрендә [ә] авазы киң таралган. Ул: - Сүз башында; Сүз уртасында; Сүз ахырында очрый. Кадими чорда ул: фәкать ا (әлиф) белән күрсәтелгән. Әлифнең ике аваз белдерү сыйфаты булганлыктан, ә вә а аеру зарурияты туган. Бу проблеманы Каюм Насыйри آ вә اَ аермак белән чишкән.Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
Мисаллары +Ә авазы булган сүзләрне язмакИске имлядә әдәби язылышыКириллицада язылышыاَبيӘбиاَگرӘгәрاَنهӘнәاَيدهӘйдәپچاَنПечәнاَتچӘтәч
Тагын кара
Дулкынлы сызыклы әлиф Әлиф
Чыганаклары
Төркем:Иске имля әлифбасы Төркем:Татар гарәп язуын кулланган мәкаләләр