Да Һоң Пао(кыт. ганганәле. 大紅袍, гади. 大红袍, пиньинь Dà Hóng páo, хоклоча Tōa-âng-phàu, мин-бэйча Duōi-hǒ̤ng-bǎu; "Зур кызыл халаты", иске татарча - "زور قزل خلعتی" яки "دا هوڭ پاو") - Вуи тауларда, Фудзие өлкәсенең төньяк-көнбатышта җитештерә торган, кыялы кытай чәе.Төр буенча, аны урта ферменталыштырган улын яки яртыферментырыштырылган улын дип саныйлар.

Чәйнең характеритсикасы Корылган чәйнең яфраклары коңгырт, куе кызыл һәм яшел төсмерле. Тәме бай һәм баллы. Киләсе кайнатуларда чәйнең тәме үзгәрә: башта бай, әзрәк авыз камаштыра торган, аннары, җиңел һәм җимешле төсмерләре барлыкка килә.

Кайнату Ганганәле ысулы буенча, да һоң паоны 100°C градуслы(212°F) суда, исиң балчыклы чәйнектә кайнаталар. Да һоң пао кайнату өчен, чистарылган су иң яхшы сайлавы, дип саныйлар. Кайнаган суны кайнатудан соң, хәзер үк кулланырга кирәк. Суның озак кайнату яки кайнатудан соң суны озак саклау, да һоң паоның тәменә тәэсир итәчәк.Кайберләр, да һоң паоның өченче һәм дүртенче кайнату, иң яхшы дип саныйлар.

Файдасы Да һоң паоның яфраклары, кофеинга, теофиллинга, полифенолга һәм флавоноидга ия. Бу һәм башка сәбәпләрдән, да һоң пао сәламәткә файдалы була. Да һоң пао кан йөрешен яхшырта, арыганлыкны бетерә, һәм тәннән матдәләрен чыгарып, шешенү вакытта булыша. Да һоң паодагы элементлар канда шәраб һәм никотин дәрәҗәсен төшерә.

Җитештерү

采摘 (җыю): Гадәттә, да һоң паоны елда бер кат - майда һәм июньдә җыялар. Яшь яфраклар җыю өчен стандарты - бер бөредән 2-3 яфрак. 萎凋 (киптерү): Суны әйләндерү өчен, җыйган яфракларны кояш астында киптерәләр. 凉青 (туңдыру): Киптерүнән соң, яфракларны туңдырдар. 做青 (ясау): Чәй яфракларын зур бамбук иләктә селкетәләр. Бу, чәйнең яфракларын полифенолларын оксидлаштыру өчен булышырга мөмкин. Бу да һоң паоның тәмен һәм иснең тудыру өчен бик мөһим алым. Һәм бу шулай ук иң авыр адым. 炒青 (кыздыру): Кыздыруның ике ысулы бар - кул һәм механик. Кул ысулыда 140 - 160°C(284 - 320°F) температуралары кулланыла. Кешеләр бияләренне кигәч, чәйне куллар белән тоталар. Механик ысулыда 220–260 °C (428–500 °F) температуралы кулланыла, һәм куллар кирәкми. 揉捻 (болгату): Монда шулай ук, ике төрле болгату бар - кул һәм механик. Болганганда яфрагы бау формасына килә. 烘培 (пешеру): Бу адмыда, күп сәгать, яфракларны зур температурасы белән пешерәләр.

Мәдәни мәгънәсе Чиң династиясендә, җирле ярымларда еш кына беренче урыннарын алып, да һоң пао "Чәйнең патшасы" исемен алган. Җирле кешеләр аңарга, җимешләр һәм хайваннар белән, табынырга тиеш иделәр.

Кытай Җөмһүрияте вакытында, да һоң пао бәясенә, дөгенең 5000 фунт яки ун буйвол алырга мөмкин иде.

Кытай Халык Җөһүрияте ясаганнан соң, да һоң пао ясау процессы таләпчәнде. Һәр чәй җыйган яки ясаган эшчесе сәяси тикшерен уздыра иде. Чәйнең сыйфатын тикшереннән соң, бу чәй Ханбалыкка җибәрә иделәр, һәм аны Мао Чэйдуң кабул итте.

АКШның илбашы Ричард Никсон, 1972 елда, Кытайга килгәндә, Мао Чэйдуң анарга да һоң паоның 200 грамм бүләк итте. Бу Кытай һәм АКШ арасында дуслык билгесе дип булды.

Искәрмәләр

Xu, Xinya. Чай для заваривания. — Пекин: Китайское зарубежное издательство, 2014. — С. 435. — ISBN ISBN9787511342249. 11 июньдә 2011 елда архивланган. Lin, Zhi. Дахунпао. — Пекин: Издательская группа Китая, 2011. — 177 с. — ISBN ISBN 9787510034978. 11 июньдә 2011 елда архивланган Luo. Коллекция китайского чая: полная коллекция из 220 стандартных образцов чая и покупок.. — Пекин: China Textile & Apparel Press, 2016. — С. глава 2. — 320 с. — ISBN 9787510034978. 11 июньдә 2011 елда архивланган Джао, Юйсян. Руководство по покупке чая. — Пекин: Пекинская объединенная издательская компания, 2015. — 323 с. — ISBN 9787550260139. 11 июньдә 2011 елда архивланган. Шен, Цзя. Я люблю пить чай Улун: Признательность. Чайное искусство.. — Пекин: Издательство электронной промышленности, 2012. — 119 с. — ISBN 9787121178443. 11 июньдә 2011 елда архивланган. Төркем:Ризыклар Төркем:Чәй