Илмир Ямалов, Илмир Илдус улы Ямалов (Ильмир Ильдусович Ямалов; 1988 елның 1 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Мусабай) ― музыкант (баянчы, унсигез уен коралында уйный), алып баручы, 2019 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Инструменталь башкару» белгечлеге дисциплиналары укытучысы, 2012―2015 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2025).
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 1 мартында Ильмир Ямалов Вконтакте Татарстан АССР Тукай районы Мусабай авылында музыкаль гаиләдә туган. Әтисе ягыннан бабасы Мулланур, әбисе Фәһимә. Әнисе ягыннан бабасы Миргарифан, әбисе Зоя (Бөгелмә). Әнисе, балалар бакчасы тәрбиячесе Клара (Мөслим районы Усы авылыннан, керәшен) баянда, әтисе, тракторчы, үзешчән артист Илдус (Тукай районы Ташкичү авылыннан, улы 7нче сыйныфта укыганда вафат булган) хромка гармунда уйнаган. Әни бер, әти башка апасы Зөлфия, әни башка, әти бер ир туганнары бар Ямалов Ильмир Ильдусович. ayaris.ru. 5нче сыйныфтан бирле баян классына йөргән.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният училищесының оркестр бүлегенә, әлеге училищены тәмамлагач, 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә укырга кергән. Шул ук елның февраль аенда «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев үзенең ансамбленә чакырган. Ике атна эчендә барысына да өйрәнеп, «Сорнай» белән беренче тапкыр чыгыш ясаган, аннары гастрольләргә йөри башлаган. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, университетта театр бүлегеннән фольклор бүлегенә күчкән. Магистратура белән аспирантураны тәмамлаган Илмир Ямалов: «Син кешеләргә елмайсаң, ул елмаю сиңа кире кайта». БТК.
2008―2016 елларда «Сорнай» фольклор-этнография ансамблендә солист.
2012 елда тамада буларак бәйрәмнәр алып бара башлаган. Ике эшне берьюлы алып бара алмаячагын аңлагач, «Сорнай»дан киткән. Бер ел узгач «Риваять» ансамбле җитәкчесе Руслан Габитов аңа тәкъдим белән чыккан. 2016 елдан «Риваять» төрки-татар этнотөркеме артисты, администраторы, инструменталисты булып эшлиИлмир Ямалов: «Дүртенче бала көтәбез». «Шәһри Казан», 01.10.2022.
2012―2015 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында нәфис мәдәният һәм сынлы сәнгать факультеты укытучысы.
2017―2018 елларда «Болгар» радиосында «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручы.
2019 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Инсртументаль башкару» белгечлеге дисциплиналары укытучысы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2022 ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ― мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлешен тану йөзеннән Ильмир Ямалов ― заслуженный работник культуры РТ. «Светлый путь», 28.02.2025 «Хисләрне тыярга тырышам» ― Илмир Ямаловка мактаулы исем бирелгән. Интертат, 1.03.2025. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 28 февралендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узган Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында тапшырганЗилә Мөбәрәкшина. Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 28.02.2025. 2026 – «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе«Зур планнар куеп, алга атлыйбыз» - Ильмир Ямалов бүләкләнгән. Интертат, 24.05.2026
Шәхси тормышы 2013 елда өйләнгән. Хатыны Рузия (Салихҗанова)Рузия Ямалова Вконтакте. Улы Раян, кызы Рузинә, улы Рияз, кызы Рузилә Алып баручы Илмир Ямалов дүртенче баласының исемен әйтте. tnv.ru, 03.02.2023.
Искәрмәләр
Сылтамалар Илмир Ямалов: «Син кешеләргә елмайсаң, ул елмаю сиңа кире кайта». БТК «Дөнья» студиясе, 2.03.2020 (видео, 28:37)
Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Баянчылар Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары Төркем:Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр