Даут Гобәйди, ДаутГобәйди (Гобәйдуллин) Даут Гобәйдулла улы. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 74нче бит Гобәйдулла улы Гобәйдуллин (Даут Губайди, Даут Губайдуллович Губайдуллин; 1873 елның 20 сентябре, РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Сарсак-Умга волосте, Кыдырлы ― 1919 елның 19 апреле, РСФСР, Казан губернасы, Алабуга өязе, Тәбәрле) ― шагыйрь, педагог, тәрҗемәче. Балалар өчен дәреслекләр авторы. XX гасыр башы татар әдәбияты тарихында кабатланмас эз калдырган лирик шагыйрь.

Тәрҗемәи хәле

1873 елның 20 сентябрендә Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волосте (Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы) Кыдырлы авылында крестьян гаиләсендә туган. Әнисе — Мәликә Әхмәтҗан кызы. Әтисе — Гобәйдулла Зәйнулла улы Нәҗибә Сафина. Д. Гобәйди иҗатында Г. Тукай традицияләре һәм параллелизмнар. gabdullatukay.ruГубайдуллин Даут Губайдиевич. Милләттәшләр. Ата-аналары иртә вафат булгач, отставкадагы хәрби булган бабасында тәрбияләнгән.

Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә алгач, 1885 елдан бабасы (энесе Нәҗип белән икесен бергә) Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыткан. 1897 елда әлеге мәдрәсәне уңышлы тәмамлагач, туган авылына укытучы булып кайта. Авыл тарихында беренче булып, XIX гасыр ахырында җәдит мәдрәсәсе ача һәм кызлар өчен аерым мәктәп оештыра Кадрали. Татарская энциклопедия TATARICA.

1902 елда муллалыкка имтихан тотып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсен (указын) алган, 1905 елда күршедәге Иске Кызылъяр авылына мулла итеп сайлап куелган, мәдрәсә оештырган, үзе шунда укыткан. Укыту программаларында татар матур әдәбиятын укытуга зур игътибар биргән.

1912 елда «Бубилар эше» буенча кулга алынып, 4 айга якын зинданда утырган.

Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын шатланып каршылый, үзенең «Хөррият», «Татар улына» исемле революцион эчтәлекле шигырьләрен язып чыга Гобәйди Даут. Татарстан Язучылар берлеге һәм укый-яза белмәүчелек белән көрәшкә актив кушыла. 1917–1919 елларда Сарсак-Умга авылында (хәзерге Әгерҗе районы) волость башкарма комитеты рәисе урынбасары, бер үк вакытта халык мәгариф бүлеге мөдире булып эшли, укытаГобәйди (Гобәйдуллин) Даут Гобәйдулла улы. Онлайн - энциклопедия Tatarica.

1919 елның апрелендә Колчак гаскәре Сарсак-Умга волостен кулга төшергәч, волость башкарма комитеты белән бергә Сарапулга эвакуацияләнә. 1919 елның 8 апрелендә күп еллар укыткан Иске Кызылъяр авылында «Васыять хаты» калдырган Раиф Мәрданов. Шагыйрь Даут Гобәйди васыяте. «Безнең мирас», 2024 ел, №2. – Б.18-22.

Фаҗигале үлеме 1919 елның 19 апрелендә гаиләсе янына кайтканда, Алабуга өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Тәбәрле авылында акгвардиячеләр патруле тарафыннан кулга алына һәм шәхесен ачыклар өчен Латыйп Вахитов өендә урнашкан аклар штабына китерелә. Анда очраклы рәвештә кергән авыл бае аны танып ала. Аклар Давытны шунда ук чишендереп җәзалый башлый: уң кулын чабып өзәләр, ат койрыгына тагып авыл урамы буйлап йөртәләр. Зиратка җиткәч, кылыч белән колак-борынын чабып өзәләр, штык белән күзләрен чокыйлар, башын кисәләр, туракланган гәүдәсен чокырга ташлыйлар, авыл халкына зиратка күмүне катгый тыялар. Авылдан колчакчылар киткәч кенә, авыл халкы гәүдә кисәкләрен җыеп алып, күмә алган. Бераздан гәүдәсен туган авылы Кыдырлы зиратына күчереп җирләгәннәрИзвестные уроженцы. Кадрали. Татарская энциклопедия TATARICAГубайди (Губайдуллин) Даут Губайдиевич. Слава-Дан Республики Татарстан.

Иҗаты Ул Тукай йогынтысында иҗат итә. Мәсәлән, Тукайның «Шүрәле»се Даут Гобәйдигә «Шүрәле каргаган авыл» әсәрен язарга илһам бирә, бу әсәрендә шагыйрь Тукай стиленнән бик оста файдалана. Мәдрәсәдә укыган елларда ук шигырьләр яза башлаган. Даут Гобәйди имзасы куелган беренче «Күке» шигырен 1905 елда «Юл» журналында бастырып чыгарган. Авыл мәктәбендә эшләгәндә поэзия белән актив шөгыльләнә башлаган. Габдулла Тукай, Сәгыйть Сүнчәләй, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт, Зыя Ярмәки кебек язучылар белән бер үк вакытта, татар газета һәм журналларында күп санлы публикацияләре басылган. 1913 елда Казанда «Юл» китапханәсе нәшриятында үзе исән чагында басылган беренче һәм бердәнбер шигырьләр җыентыгы ― «Шүрәле каргаган авыл» китабы дөнья күргән.

Тәрҗемә белән дә шөгыльләнгән: рус теленнән татарчага Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Лев Толстой, Николай Гоголь («Ревизор», «Өйләнү»), Марк Твен («Принц һәм теләнче») һ.б. әсәрләрен тәрҗемә иткән. 1919 елның 4 февралендә Казанда «Яңа клуб» татар театры сәхнәсендә (аның тәрҗемәсендә) Николай Гогольның «Өйләнү» әсәре куелган.

Мәгърифәтче һәм мөгаллим буларак, татар мәктәпләрендә укыту методикасын камилләштергән һәм дәреслекләр төзегән. «Мөгаллим әл-хоруф» (Хәрефләр укыту мөгаллиме, 1909) дәреслеге XX гасыр башында өч мәртәбә басылып чыккан. Төрек теленнән татарчага тәрҗемә ителгән, гигиена мәсьәләләренә багышланган «Хифзы әс-сыйхәт дәресләре» («Сәламәтлек саклау дәресләре») китабы (1907 ел) шулай ук киң танылган. «Җәһәннәм» исемле чәчмә романының кулъязмасы югалган.

1959 елда Татарстан китап нәшриятында «Д. Гобәйди. Шигырьләр» исемле (икенче) китабы басылган (төзүчесе һәм кереш сүз авторы Фуат Садыйков, мөхәррире — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен). Төзүче тарафыннан җентекләп җыелган шигырьләренең, цензура таләбе буенча, өчтән бере дә әлеге китапка кертелмәгән (17 шигыре кергән).

Шәхси тормышы Җиде баласы булган: 5 кызы, 2 улы.

Хәтер Совет чорында Әгерҗе районы Кырынды авылы (үзенең туган авылы Кыдырлы бетерелгән) мәктәбе бинасында мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Даут Гобәйдинең тормышына, педагогик ңшчәнлегенә, иҗатына багышланган иҗтимагый Әдәби-туган якны өйрәнү музее ачылган булган. 2023 елның язында Яр Чаллыда язучы Мансур Сафинның ике телдә «Минем Даут Гобәйдие (Мой Даут Губайди)» исемле аз тиражлы китабы дөнья күргән.

Искәрмәләр

Әдәбият Харисов Ш. Горькая встреча (роман). — Душанбе: Ирфон, 1986. Губайди (Гобәйди) (Губайдуллин) Даут Губайди улы. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 161. ISBN 0-9530650-3-0 Ибраһимов Ф. Иж-Буби шәкерте // «Казан утлары», 1991ел, № 9. М. Сафин. Вставай и ты, заря взошла! / «Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары (төзүчесе Диләрә Гыймранова). Әлмәт: Әлмәт шәһәре басмаханәсе, 2023. – Б. 113-115.

Сылтамалар Гобәйди Даут. Татарстан Язучылар берлеге Кадрали. Татарская энциклопедия TATARICA. А. Ахунов. Гобәйди (Гобәйдуллин) Даут Гобәйдулла улы. Татарская энциклопедия TATARICA Сагир Габдуллович Губайдуллин делится воспоминаниями о дедушке (видео, 5:11). Крындинская сельская библиотека Даут Гобәйдулла улы Гобәйдинең тууына 150 ел. МБУК «Агрызская Централизованная Библиотечная Система», 02.10.2023

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучылар