Әхмәд Хөсәен әш-Шара (, шулай ук үзенең сугышчан Әбу Мөхәммәд Әл-Җулани () псевдонимы белән билгеле (1982 елның 29 октябре, Согуд Гарәбстаны, Әр-Рияд) ― сүрияле хәрби җитәкче һәм сәясәтче, 2025 елның 29 гыйнварыннан (күчеш чорына) Сүрия ПрезидентыАхмед аш-Шараа стал новым президентом Сирии. Коммерсантъ, 29.01.2025, 2024 елдан Сүриянең лидеры. 2017 елдан бирле Сүрия ватандашлар сугышын җитәкләгән баш күтәрүчеләрнең актив хәрби башлыкларының берсе.
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 29 октябрендә гаиләсе Согуд Гарәбстаны башкаласы Әл-Риядка күченгәннән соң туган. Чыгышы белән Голан биеклекләрендәге Әл-Кунейтра өлкәсендәге Әл-Рәфид авылыннан. Әтисе – Якын Көнчыгышта танылган нефть сәнәгате эшлеклесе, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгате турында китаплар авторы. Әнисе ― география укытучысы.
Гыйрак сугышы (2003―2011) вакытында чыгышы белән иорданияле, җиһад хәрәкәтенең танылган эшлеклесе (1966―2006) тарафдары булган. Америка махсус хезмәтләре мәгълүматлары буенча, әз-Зәркави «Әл-Кагыйдә» халыкара террорчылык оешмасында иң якын көрәштәшләренең берсе һәм Гыйрак төркеме җитәкчесе булган.
Америкалылар тарафыннан кулга алына һәм Букка лагеренда тотыла. 2008 елда иреккә чыга. «Гыйрак Ислам дәүләте» оешмасына нигез салучыларның берсе була. Бу оешма боерыгы буенча Сүриягә, бүлендек структура оештыру өчен җибәрелгән. 2012 елда Җәбһәт Фәтах Әш-Шам оешмасын булдырган, ул бик күп җиһадчы төркемнәрне йоткан һәм баш күтәрүче-сәләфиләр арасында өстенлек итә башлаган.
Әмма шуннан соң озак та үтми, Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләтенең Әл-Кагыйдә белән конфликты аркасында, Әл-Җулани ГШИДкә буйсынудан һәм 2013 елдан 2019 елга кадәр Ислам дәүләте лидеры булган (1971―2019) ант итүдән баш тарта.
Ул Җәбһәт Фәтах Әш-Шам (Әл-Каиданың Сириядәге филиалы) мөстәкыйль оешмасын җитәкләгән, берьюлы берничә фронтта, шул исәптән ГШИДкә каршы да сугышкан.
2017 елда Әл-Җулани берничә җиһадчы төркеменең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, Сүриядә Ватандашлар сугышы вакытында боевикларның исламчыл группировкасы оешмасының хәрби әмире булып торган.
Әсәд режимы җимерелгәннән соң 2024 елның ноябрь ахырында хөкүмәткә каршы көчләрнең масштаблы җитәкләгән, ул Бәшәр Әсәд режимының җимерелүе белән тәмамланган. Әсәд режимын соң, Әхмәт әш-Шара Сүриянең фактик лидеры булып тора.
2024 елның 12 декабрендә әш-Шара, Әсәдны бәреп төшергәннән соң, беренче чит ил дипломатик делегациясен кабул итеп, Төркия рәсми түрәләре белән очрашкан.
20 декабрьдә әш-Шара журналистлар төркеменә Хәяту Тахрири-ш-Шам 1974 елгы Исраил һәм Сүрия арасында көчләрне аеру турындагы үтәүне дәвам итәргә тели, дип белдергән.
29 декабрьдә «Әл-Гарәбия» телеканалына биргән интервьюсында әш-Шара белдергәнчә, Сүриянең яңа Конституциясен язу процессы ике-өч ел барачак, сайлаулар дүрт елдан узарга тиеш.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Сүрия сәясәтчеләре Төркем:Сүриядә ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Сүрия президентлары