Исмәгыйль Әхмәтҗанов () — дәүләт-партия эшлеклесе.
Сәвәли авыл хуҗалыгы техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын бетергән. 1961 дән КПСС әгъзасы. 1950 дән Малмыж районында: җимеш-яшелчәче агроном (1950-51), ремонтлау мастерскойлары мөдире (1956-60), автотранспорт хуҗалыгы баш инженеры (1960-61), сатып алулар буенча баш дәүләт инспекторы (1961-62), Сәвәли терәк-күргәзмә совхозы баш инженеры (1962), «Сельхозтехника»ның район берләшмәсе рәисе (1962-65), район башкарма комитеты рәисе (1965-1971). 1971-74 тә Кировта «Птицепром» тресты директоры урынбасары. 1974-83 тә КПССның Малмыж район комитетының беренче секретаре.https://pomnirod.ru/materialy-k-statyam/administrativno-territorialnoe-delenie-rossijskoj-imperii/gubernii-rossii/vyatskaya-guberniya1/personalii-vyatskoj-gubernii/politicheskie-lidery-vyatskogo-kraya.-biograficheskij-spravochnik.-kirov-2009.html
Искәрмәләр