Фәһим Фәсхетдинов, Фәһим Нуретдин улы Фәсхетдинов (Фагим Нурутдинович Фасхутдинов; 1944 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Аюкөйдергән ― 2015 ел Г. Ш. Җомаголова. Татарстанның 2024 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, РФ, ТР, Казан) ― сынчы, график, бизәүче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Татарстан һәм Россия (1992) Рәссамнар берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1944 елның 25 гыйнварында Татарстан АССР Кайбыч (1944 елның 19 февраленнән Подберезье, 1964 елның 4 мартыннан Апас) районы Чирмешән авыл советына караучы Аюкөйдергән авылында туган Известные люди, уроженцы село Аюкудерган. История села Аюкудерган. Хәзерге Апас районы Чирмешән авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында клуб мөдире, комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән. Армия хезмәтен ГДРда узган, анда беренче тапкыр рәсем сәнгатенә һәвәслеген күрсәткән. 1968 елда Алабугада урнашкан Республика мәдәни-агарту училищесын (2013 елдан көллият) тәмамлаганФагим Нурутдинович Фасхутдинов (родился в 25.01.1944). Артхив. 1968―1971 елларда район мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән, 1971―1973 елларда районның күп кенә торак пунктларында оригиналь һәйкәлләр һәм обелисклар төзү һәм бизәү буенча заказлар үтәгән. Переславль-Залесскийда (Ярославль өлкәсе) танылган скульпторларда стажировка үткән. Республика Сәнгать фондында эшли башлаган, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы булган.
Иҗаты
Скульптор буларак, Ф. Фәсхетдинов татар сәнгатенең һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре бюстларының тулы бер галереясын тудырган: Кол Гали (гипс, 32x14x18), Дәрдмәнд (), Габдулла Тукай (, 29x28x22, 1986)Кривошеева Т. Н. Диссертация на тему «Особенности развития скульптуры Татарстана: истоки, становление, продолжение традиций». М., 2010., Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б.) Музейный час. 2024, Атнинский район. culture.ru.
Апас шәһәр тибындагы бистәсендә авторы (2000 ел)Памятник Женщине-матери. Апастово. Апастовский район. Монумент 2000 елда скульптор Ф. Фәсхетдинов проекты буенча куелган. 2007 елда һәйкәл янында Апас районының атаклы хатын-кызларының исемнәре мәңгеләштерелгән дивар торгызылган.
Рәссам-плакатчы буларак, Ф. Фәсхетдинов ― көнүзәк, истә калырлык плакатлар сериясе булдырган. «Онытма» триптихы (1994) авторы.
Иҗади эшләре ТР Милли китапханәсендә («Татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре» скульптура портретлары галереясендә), ТР Милли музеенда саклана, Г. Камал исемендәге театр, Татар дәүләт филармониясе, «Казан» ММҮ диварларын бизи. Сибгат Хәким музеенда аның шагыйрьгә бүләк ителгән эшләре — Һади Такташ бюстлары саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 ― Бөтенсоюз плакат конкурсы ― лауреат 1996 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Гаиләсе Кызы Луиза (1968), рәссам-этнодизайнер, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар Фасхутдинов Фагим Нуретдинович. МБУК «Апастовский краеведческий музей» Апастовского МР РТ
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар