Бартоломе́ Гонса́лес-и-Серра́но (испан телендә: Bartolomé González y Serrano) — испан рәссамы. Тәрҗемәи хәле 1564 елда Вальядолидта туган. Живописьне шул ук шәһәрдә өйрәнгән. 1607 елдан да соң түгел Мадридка күчкән. Мадридта Гонсалес күбесенчә портретлар ясаган, беренче чиратта корольнең һәм король гаиләсе әгъзаларның. 1617 елдан бирле сарай яны рәссамы рәсми вазифасын биләгән. Портретларны барлыкка китергәндә Антонис Мор (як. 1519—1576), Алонсо Санчес Коэльо (як. 1531—1588) һәм Хуан Пантоха де ла Крус (1553—1608) кебек алдан килүчеләре художество традицияләренә ориентирланган. 1607 елдан 1697 елга кадәр, егерме ел буена, Гонсалес король гаиләсе әгъзаларының туксан бер портретын ясаган (шул вакытта хөкем иткән монархны — Филипп III-нең бабаларын сурәтләүче башка рәссамнарның эшләреннән күпсанлы күчермәләрне кертеп). Гонсалес бизәкләрне һәм киемнәрне сурәтләүдә җентеклелеге белән абруй тоткан. Ул шулай ук дини эчтәлекле берничә картина ясаган («Иоанн Чукындыручы», «Мисырга барышлый ял»), алар рәсми портретларга караганда корырак ясалып, Караваджо йогынтысын күрсәтә. Шулай ук Гонсалес натюрмортлар, пейзажлар, король гаиләсенә карамаган шәхесләр портретларын һәм башка осталар (хосусан, Рафаэль һәм Тициан) картиналарының күчермәләрен ясаган. Рәссам мирасының бу өлеше әз мәгълүм һәм җитәрлек ачыкланмаган. 1627 елда Мадридта вафат булган. Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар