Жозеф Фратрель (француз телендә: Joseph Fratrel; 1727, Эпиналь — 1783, 15 май , Мангейм) — француз рәссамы һәм графигы. Тормышы һәм иҗаты Жозеф Фратрель 1727 елда туган (башка мәгълүмат буенча — 1730 елда), юриспруденция өйрәнгән, лотаринг парламенты каршында адвокат булып хезмәт иткән. Сөйләм дефектларына күрә (тотлыгу) ул, шулай да, һөнәрен үзгәртергә мәҗбур булган. Юрист булганда ук әле, Э. Фратрель бер монахтан художество миниатюрасы сәнгатен өйрәнә, шуннан соң инде һөнәрмәнд рәвештә живописьне Парижда Пьер-Антуан Бодуэннан өйрәнә. Бу өйрәнүе тәмамланганнан соң Ж. Фратрельне үзенең резиденциясенә, Люневиль сарае Лотарингия герцогы Станислав Лещинский чакыра. 1766 елда герцог Станиславның үлеменнән соң, Фратрель Мангеймга, Пфальц һәм Бавария курфюрсты Карл Теодор сарай янына чакырыла, ул рәссамны Мангейм сәнгать Академиясе профессоры итеп билгели. Мангеймда Фратрель монда яшәүче барон Шарль фон Таубенхейм уйлап чыгарган яңа май һәм балавыздан буяулар катнашмасын кулланып рәсем ясый башлый. Мангеймда бакыр буенча мәшһүр гравёр Эгид Верхельсттан сабаклар укый, шуннан соң үзенең иң мәшһүр график эшләренең берсен – “Курфюрст Карл Теодор апофеозы”н (1777) барлыкка китерә. Жозеф Фратрель Курпфальцта сарай яны рәссамы булып Мангеймда үлгән һәм шул вазифаны биләгән иң әһәмиятле живопись осталарының берсе булып калган.
Живопись техникасы буенча иншалар La cire alliée avec l’huile, ou la peinture à l’huile-cire trouvée à Manheim par M. Charles Baron de Taubenheim. Acad. Électorale, Manheim 1770
Әдәбият Johann Christian von Mannlich: Beschreibung der Churpfalzbaierischen Gemälde-Sammlungen zu München, Band 1, Seiten 174 und 175, München, 1805; Сканирование из источника Friedrich Mueller: Die Künstler aller Zeiten und Völker, 2. Band, Stuttgart 1860, Seite 114 Сканирование из источника Joseph Heller: Handbuch für Kupferstichsammler, Band 1, 1870, Seite 524; Сканирование из источника
Галерея
Төркем:Рәссамнар