Стәрлебаш районы (, ) — Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 69 авыл бар, шуларның 23-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Стерлибашевский район.
Районда татар авыллары: Әмир, Бакча, Хәлекәй, Акчишмә, Сары Елга, Өчегән-Әсән, Бузат, Карамалы-Бузат, Гали-Бузат, Кече Бузат, Карагыш, Гөлем, Ибрай, Кызылъяр, Яшергән, Тәтер-Арслан, Айдарәле, Тормай, Яңгырчы, Куганакбаш, Стәрлебаш, Урман, Бакый. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Әмир (Әмирдән бүленеп чыккан Бакча), Хәлекәй (аннан аерылып чыккан Акчишмә һәм Сары Елга), Өчегән-Әсән, Бузат (аннан аерылып чыккан Карамалы-Бузат, Гали-Бузат, Кече Бузат), Карагыш, Гөлем авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Бирегә XVIII—XIX гасырларда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән төмәннәр: Пенза, Тамбов, Сембер губерналарыннан.Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
Ибрай (аннан бүленеп чыккан Кызылъяр), Яшергән, Тәтер-Арслан, Айдарәле, Тормай, Яңгырчы, Куганакбаш, Стәрлебаш, Урман, Бакый авылларында күберәк казан татарлары яши. Ибрай, Кызылъяр, Айдарәле, Яшергән авылларын каргалы сәүдә татарлары нигезләгән, шул ук вакытта Стәрлебаш авылына казан татарлары белән бергә мишәрләр дә, каргалы татарлары да килеп утырган.
Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган,Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43. Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
Юкка чыккан татар авыллары: Сөлекле Күл, Ирекле.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Стәрлебаш районы *