Рантамак мәчете, «Мирзанур» мәчете () ― Татарстанның Сарман районы Рангазар караучыРангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru Рантамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих Авыл 1748 елдан Токмәт авылы буларак билгеле. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда шулай ук Рангазар-Тамак дип тә телгә алына Рантамак. Институт Татарской Энциклопедии.
1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән Рантамакта XX гасыр башында мәчет, мәктәп булган.
1932 елның 23 апрелендә авылның мөтәвәллиеМөтәвәлли ― ― «кайгыртучы», эш башкаручы, идарәче. бу сүз белән мөселманнар үзләренең дини берләшмәләрен оештыручыларны атыйлар Җәлил (Җәмил?) Маннанов (1881 елда Рантамакта туган, 4 бала атасы) кулга алынган һәм шул елның 5 июнендә «колхозга каршы агитация, ашлык хәзерләүгә каршы төшүдә» гаепләнеп, 3 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән. 1990 елда акланганД. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 86нчы бит.
Авылда 1870 елда 156 кеше (татарлар), 2002 елда 184, 2010 елда 213 кеше яшәгән.
Тасвирлама 50-60 кеше сыйдырышлы мәчет бер катлы, манарасы түбәсендә урнашкан. Бина мичкә утын ягып җылытыла, тәһарәтханәсе бар.
Имам Ачылганнан бирле (2006 елдан) имам вазыйфасын Мирзанур хәзрәт Сәлимов алып бара.
Искәрмәләр
Әдәбият Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.
Сылтамалар Рантамак. Институт Татарской Энциклопедии
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2006 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре