«Sharq yulduzi», Шарқ юлдузи (, ) ― үзбәк телендә нәшер ителүче әдәби-сәнгать, фәнни, иҗтимагый-сәяси журнал. 1932 елда нигезләнгән, аны бастыру ешлыгы үзгәреп торган: ай саен да, квартал саен бер сан да чыккалаган. Гамәлгә куючысы ― Үзбәкстан Язучылар берлеге. Ташкентта елына 4 тапкыр чыга.
«Sharq yulduzi» шулай ук 1990 елның мартыннан 1992 елның февраленә кадәр Алоуддин Мансурның Коръәннең үзбәк теленә беренче тулы тәрҗемәсен бастыруы, 1992 елда 8/9 чыгарылышында Коръәннең тулы тәрҗемәсе тәкъдим ителүе белән дә билгеле.
Тарих Башта ул «Ўзбекистон шўро адабиёти» (Үзбәкстан совет әдәбияты, 1932 елның июнь-июле), «Совет адабиёти» (Совет әдәбияты, 1935 елның гыйнвары), «Ўзбекистон адабиёти ва санъати» (Үзбәкстан әдәбияты һәм сәнгате, 1935 елның июле) исемнәре белән нәшер ителә. Басма Икенче бөтендөнья сугышы елларында вакытлыча туктатыла. 1946 елдан ул хәзерге исеме («Шарқ юлдузи») белән басыла башлый
Аның битләрендә Үзбәкстан һәм чит ил язучыларының әдәби әсәрләре басыла. Шулай ук әдәбият һәм сәнгатьнең мөһим юнәлешләренә багышланган әдәби-тәнкыйди, публицистик мәкаләләр басыла.
Совет чорында еш кына үзенең әдәби йөзен үзгәртеп тора, озак вакыт битләрен «социалистик реализм»га бирә.
1940―1950 елларда журнал тарихы традицион рәвештә «җитештерү» һәм «колхоз» темаларына язылган әсәрләр белән баетыла.
Үзбәк язучыларыннан Гафур Голәмнең «Шум бола» (Шаян бала) кыйссасы, Муса Ташмухаммедов – Айбекның «Navoiy» (Нәвои) романы, Абдулла Каһһар, Максуд Шәехзадә, Миртемир Турсунов, Зөлфия һәм башкаларның әсәрләре башлап «Шарқ юлдузи» журналында басылган.
Төрле елларда журналның мөхәррире булып Муса Ташмухаммедов – Айбек, Вохид Зохидов, Уйгун, Әсгать Мохтар, Гулом Хабибуллаев, Мирмухсин Мирсаидов, Уткир Хашимов, Мухтар Оманов эшләгән. Баш мөхәррирләр: Улугбек Хамдам (2009—2015) Сироҗиддин Рауф (2015—)
2009 елда ике журнал өчен берләштерелгән яңа редакция — «Звезда Востока» — «Sharq yulduzi» оештырыла. «Sharq yulduzi» рус телендә чыга торган «Звезда Востока» журналы белән икетелле бердәм проектның бер өлеше була.
Бүләкләре 1982 ― Халыклар Дуслыгы ордены
Искәрмәләр
Сылтамалар Шарк Юлдузи. Большая советская энциклопедия Ziyo istagan qalblar uchun! - Kutubxona - "Sharq yulduzi" jurnali. Архив выпусков Шарқ юлдузи. Архив выпусков Празднование девяностолетия создания литературно-художественного журнала "Шарк юлдузи" - "Звезда Востока" стало важным событием в культурной жизни столицы. Kultura.uz Моны да карагыз «Звезда Востока» Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:1932 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:СССР журналлары Төркем:Үзбәкчә журналлар Төркем:Үзбәкстан журналлары Төркем:Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән оешмалар