Тәмте () ― Татарстанның Теләче районындагы авыл. Олы Нырсы авыл җирлеге составына керә. География Татарстанның төньяк-көнбатыш өлешендә, район үзәге Теләче авылыннан турыдан якынча 18 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Тарих 1680 елдан Починок на пустоши Бахты Враг буларак билгеле. Керәшен халкы булган торак пунктларга керә. Халык Даими яшәүчеләр: 1782 елда — 57 ир-ат, 1859 елда — 307, 1897 елда — 476, 1908 елда — 563, 1920 елда — 557, 1926 елда — 555, 1938 елда — 543, 1949 елда — 539, 1970 елда — 263, 1979 елда — 200, 1989 елда –102, 2002 елда – 46 (татарлар (керәшеннәр) – 93 %, 2010 елда – 35. Шәхесләр Илья Максимов (1963), рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Теләче районының торак пунктлары