Муса Җәлил бюсты () ― Волгоград өлкәсе Ленинск районы Малай авылында 2021 елның 20 октябрендә ачылган истәлек һәйкәле. Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган.

Урыны Малай () авылы ― Волгоград өлкәсендә иң зур татар җирлекләренең берсе. Биредә шагыйрь исеме белән урам аталган, мәктәп музее экспозициясенең бер өлеше герой-шагыйрьгә багышланган«Мужество останется в веках…». Музей-квартира Мусы Джалиля ВКонтакте, 21.10.2021. Мәктәпнең балалар иҗтимагый оешмасы шагыйрь исемен йөртә (мәктәп директоры Динар Башаев) Визит заместителя премьер-министра Татарстана в Маляевку. Сетевое издание znamia-leninsk (Знамя-Ленинск), 01.02.2024. Бюст Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Малай төп гомуми белем бирү мәктәбеМаляевская основная общеобразовательная школа территориясендә ачылган.

Тарих

2019 елдан бюстны булдыру һәм урнаштыру инициаторы директор Ария Хәбиб кызы Байкина җитәкчелегендәге Малай төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы булганПамять бережно храня. «Красная звезда», 27.10.2021. Ике ел әзерләнгәннәр, иганәчеләр эзләгәннәр. Акчаны бөтен авыл белән җыйганнар. 2021 елның 20 октябрендә «Россия даны аллеясы» () проекты һәм Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук җирле татарлар ярдәме белән патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюсты ачылганЕгор Китаев. В Волгоградской области увековечили память Мусы Джалиля. ГТРК Волгоград-ТРВ, 20.10.2021.

Муса Җәлил бюстын куюга багышланган тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Волгоград генераллары» төбәк оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Сергей Кокорин Генерал-политолог возглавил «Клуб генералов» в Волгограде. Блокнот Волгоград, 25.09.2017, Көньяк хәрби округы инспекторлары төркеме инспекторы, запастагы генерал-майор Александр Кулик, шулай ук җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Волгоград өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Алексей Макаренко катнашкан В Волгоградской области открыли бюст поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 20.10.2021. Чарада катнашучыларны Ленинск муниципаль районы башлыгы урынбасары Т. Ю. Чуланова, Ленинск район Думасы депутаты Дмитрий Шунин, Ленинск янгын часте башлыгы, эчке хезмәт капитаны Р. Ю. Наурзалиев, Малай авылы җирлеге башлыгы А. М. Әбүзәров, район ветераннар советы вәкилләре сәламләгән. Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе солисты И. Р. Мөхетдинов башкаруында Муса Җәлил шигырьләренә татар телендә романс яңгыраган. Тантаналы чарада мактаулы каравыл ротасы хәрбиләре һәм хәрби оркестр составындагы 22220нче хәрби часть вәкилләре катнашкан На карте памяти – новая точка: на территории Маляевской школы открыли бюст Мусе Джалилю. Администрация Ленинского муниципального района Волгоградской области, 22.10.2021.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Председатель Национального Совета возложил цветы к бюсту Мусы Джалиля в Волгоградской области. Всемирный конгресс татар, 31.01.2023 Егор Китаев. В Волгоградской области увековечили память Мусы Джалиля. ГТРК Волгоград-ТРВ, 20.10.2021

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Волгоград өлкәсе һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр Төркем:2021 елда барлыкка килгәннәр