Сарут, Актамыр () — кыяклылар (Poaceae) семьялыгына керүче үләнчел күпъеллык үсемлекләр ыругы. 100 ләп төрне үз эчендә ала.
Таралу Ыруг вәкилләре Евразиянең уртача өлкәләреннән һәм төньяк-көнбатыш Төньяк Америкадан килеп чыгалар. Ике ярымшарның тышкы тропик өлкәләрендә үсә. Россиядә 10 төре билгеле. Татарстанда 4 төре таралган. Иң таралганы — шуышма сарут (E. repens). Сирәк кенә далаланган сөзәкләрдә, күлчәсыман сарут (E. loliodes), арадаш сарут (E. intermedium) һәм бәссыман сарут (E. pruinifera) очрый.Сарут :: Татарская энциклопедия TATARICA
Фотосинтез төре Сарут (Poaceae) —C4 фотосинтезына ия булган үсемлекләр тибына карый .
Ботаник тасвирлау Тамырчасы горизонталь, бау рәвешендә. Сабаклары туры, эчләре куш, яфраклы, шома.
Яфраклары чиратлашкан, яссы, туры, шома, җиңсәле кыяклар.
Башаклар утырма, нигездә башак кабыкларында изелгән урыннар була, бу урыннар орлык койганда ватыла. Һәр башак чәчәк төркеме күчәренә таба озын ягы белән борылган (күлчәдән аермалы буларак) . Башак кабыклары кильсыман түгел, ачык ян сеңерләре бар. Чәчәкләре кечкенә, саргылт-яшел. Июнь—июль айларында чәчәк ата. Мезофитларга карый.
Җимешләре — бер орлыклы орлыкчалар, сентябрьгә өлгерәләр.
Бәссыман сарут ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Төрләр
Икътисади әһәмият һәм куллану Терлек азыгы.
Басуларда авыр бетерелә торган чүп үләне.
Медицинада дару үләне буларак кулланыла. Тамырчаларында крахмал, шикәр, аскорбин кислотасы, каротин, лайла, шулай ук аз өйрәнелгән гликозидлар бар. Тамырчасы дару буларак кулланыла, ул яз башында яки көз ахырында җыелырга тиеш, чөнки бу вакыт арасында анда зарарлы матдәләр барлыкка килә. Аның сидек кудыру, кан туктату, тир кудыру, йөткертү үзлекләре бар. Гомеопатиядә дә кулланыла, аларда шикәрле матдәләр һәм тритицин бар, һәм аларны ашарга мөмкин. Тибет медицинасында, нигездә, үсемлекнең яшел өлешләре генә кулланылаЭнциклопедический словарь лекарственных, эфирномасличных и ядовитых растений. — 1951. — С. 34. .
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Кыяклылар Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр