Сарапул үзәк мәчете () ― Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.
Сарапул шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше Сведения Миннац УР.
Тарих
1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәрдә яшәүче татарлар өчен рухи-агарту үзәге ача, мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә тормышка ашарга комачаулый.
Яңа заман Мәчеткә 1994 елда нигез салынган. 1995 елның 1 гыйнварында ачылган. Төзелеш инициаторы – Әхмәтгата Хафиз улы Хафизов (1929–2007), Актаныш районы Иске Кормаш авылы тумасы. Спонсорлар: Исламгалиев Ф. Ф., Әүхәдиев М. Т., Гатауллин Р. С. һ. б.
Бина Кама елгасы яр буенда шәһәрнең үзәгендә урнашкан ике катлы турыпочмаклык формасындагы кирпеч бина. Түбәсендә бер манарасы бар Центральная мечеть — открыта в 1995 году. vatravel.ru.
Имам 2008 елдан имам-хатыйб Рамил улы Рим хәзрәт Рәҗәпов (Резяпов). 1980 елда Свердловскида туган. 2000 елда Нефтекамада машина төзелеше техникумын тәмамлаган. 2003―2005 елларда Нефтекаманың «Иман нуры» мәчете мәдрәсәсендә укыган. 2005―2008 елларда Нефтекама шәһәренең үзәк мәчете имамы ярдәмчесе булып эшләгәнМечеть в г. Сарапул. РДУМУ.
Моны да карагыз Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Ижау мәчетләре Можга мәчете Воткинск мәчете Элеконд мәчете (Сарапул) Шулай ук карагыз Фаиз Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие Искәрмәләр
Әдәбият Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.
Сылтамалар Мечеть в г. Сарапул. РДУМУ</ref>
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Удмуртия мәчетләре Төркем:1995 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарапул мәчетләре