Ак чәчәк, айлы чәчәк () – болын ромашкасы, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Атамасы Латинча фәнни исеме борынгы грек теленнән килеп чыккан. λευκός - ак һәм νθεμον - чәчәк. Русча атамасы "нива" сүзеннән - нивяникНивяник , Архив природы России / Био-энциклопедия.. Россиядә таралган ак чәчәкне гади телдә ромашка дип атыйлар, гәрчә бу үсемлекләр төрле ыругларга карый Таралуы Татарстан республикасында бер төре билгеле – гади ак чәчәк (L. vulgare) – барлык районнарда да очрый. Коры үзәнле болыннарда, урман аланнарында, елга тугайларында үсә. Ботаник тасвирлама

Сабагы туры, күбрәк ялгыз, ботаксыз, 15-60 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, тамыр янындагылары – озын саплы һәм каяулы, сабактагылары – утырма, озынча. Сабак очында ялгыз зур кәрзине бар. Сирәк кенә 2-5 кәрзин булырга мөмкиню Кырыйдагы телсыман чәчәкләре ак, уртадагы көпшәсыман чәчәкләре сары төстә, серкәчләре һәм жимшәне бар. Җимешлек танаучыкларының саны 12-40, танаучык икегә аерылган. Җимеше – сырлы орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи. Орлыклары озынча, көрән төстә, өслекләре аксыл төстәге җыерчыклы. Кулланылыш Яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, орлыкларында май бар.

Үсемлек бәвел кудыру, авыртуны басу, ялкынсынуга каршы, җәрәхәтне төзәтү үзлекләренә ия.

Баллы үсемлек.

Бакчадагы катмарлы төрләрен декоратив үсемлек буларак үстерәләр.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ak-chchk

Искәрмәләр Қазақ энциклопедиясы

Төркем:Астралылар Төркем:Үләннәр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Татарстан табигате