Фәвил Гыйльданов, Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов (Фавил Габдрахманович Гильданов, 1947 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Бишкурай) ― спортчы, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, 75 кг авырлыкта «Спартак» ДСО Башкортстан өлкә советы чемпионы, БАССР чемпионатының көмеш призеры, «Спартак» ДСО Россия республика советының өченче призерыГильданов Фавил Габдрахманович. Илишевский историко-краеведческий музей.

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 21 гыйнварында БАССР Илеш районы Бишкурай авылында туган. Бишкурай сигезьеллык (1962), Манчар урта (1965) мәктәпләрен, Уфа физкультура техникумын (1971), читтән торып Мәскәү өлкә физик культура институтын (МОГИФК, 1994 елдан , МГАФК) (1974) тәмамлаган.

1965―1966 елларда «Чакмагышнефть» НГДУ операторы булып эшләгән.

1966―1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.

1970―1972 елларда ― «Урожай» Илеш район советы рәисе.

1985 елда «Урожай» ДСО Башкортстан өлкә советы рәисе итеп сайланган.

1987 елдан Профсоюзлар ВДФСО спорт клубы директоры урынбасары булып эшли.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның токымы (племянник В с. Кушнаренково состоялся научно-практический семинар «Уроженцы Башкортостана в партизанском движении во время Великой Отечественной войны». Халиса Мухамадеева ВКонтакте, 22.02.2022) буларак, геройның 100 еллыгына аның истәлеген мәңгеләштерүдә актив катнаша, М. Гәрәев хөрмәтенә Уфа шәһәренең Дан бульварындагы сквер аталган.

2011 елда Ф. Г. Гыйльдановның туган авылы Бишкурай һәм аның кешеләре турында татар телендә «Бишкурай. Туганлык тамырлары» исемле китабы басылып чыккан.

2019 елдан ― «Форвард» компанияләр төркеменең күмәртәләп сату бүлеге төбәк бүлекчәсенең сату буенча менеджеры.

Спорттагы уңышлары

Балачактан ук спорт белән мавыга. Авыр атлетика белән 1969 елда (22 яшендә) Уфаның «Спартак» җәмгыятендә шөгыльләнә башлаган. СССРның почетлы спорт мастеры Бронислав Викторович КуклинВ гостях у знаменитого ветерана башкирской тяжёлой атлетики Бронислава Викторовича Куклина. Айдар Яруллин Вконтакте, 05.02.2022 җитәкчелегендә күп кенә ярышларда җиңү яулый. СССРның спорт мастеры дипломын ала. 1970―1980 елларда республикада гына түгел, бөтен СССРда билгеле була. Иң яхшы нәтиҗәләре 125 кг (рывок) һәм 162 кг (толчок)Истории успеха — Гильданов Фавиль Габдрахманович

1980 елда Мәскәүдә ХХ Җәйге Олимпия уеннарында катнашкан, Башкортстан АССРның спорт делегациясе җитәкчесе булган.

1990 елда СССР спорт делегациясе составында Сиэтлда (АКШ) катнаша.

Авыр атлетика буенча СССРның өч спорт мастерын әзерләгән.

Хөрмәтләү Хезмәт эшчәнлеге һәм спорт казанышлары турында мәгълүмат Илеш районының «Помним и гордимся» (Хәтерлибез һәм горурланабыз) исемле хәтер китабында урнаштырылган. Исеме «Башкортстан Республикасының 2022 елга истәлекле даталары» календаре»нә кертелгән, 75 еллык юбилее билгеләп үтелә (2022 елның 21 гыйнвары). БР Авыл хуҗалыгы һәм БР физик тәрбия, спорт һәм туризм министрлыклары Мактау грамоталары, Россия профсоюзларының 100 еллыгы юбилей медале, Физик культура буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнгәнГильданов Фавил Габдрахманович. СОШ имени дважды Героя Советского Союза М. Г. Гареева с. Бишкураево МР Илишевский район РБ.

Искәрмәләр

Әдәбият Гильданов Фавил Габдрахманович / Илишевский район. Энциклопедия (автор-составитель Р. К. Нуртдинов). Уфа: ГУП РБ УПК, 2010, с.108. ISBN 878-5-85051-505-8

Сылтамалар Истории успеха — Гильданов Фавиль Габдрахманович

Төркем:Штангачылар Төркем:ССРБ спортчылары Төркем:Башкортстан спортчылары Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:Мәскәү дәүләт физик тәрбия академиясен тәмамлаучылар