Дамир Сатретдинов, Дамир Рөстәм (Растям) улы Сатретдинов (, 1972 елның 20 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан) ― полиция генерал-лейтенанты (2025), Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2024 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. Әстерхан балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институтын (1994 елдан Әстерхан дәүләт техник университеты), Сарытау дәүләт юридик академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1994 елдан ― эчке эшләр органнарында. Милициядәге хезмәтен оперуполномоченный вазыйфасында башлаганНовый руководитель МВД Татарстана - генерал-майор Дамир Сатретдинов. Зеленодольск.Онлайн Вконтакте, 1.03.2024.
1994 елдан 2012 елга кадәр ― Әстерхан шәһәре эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә оперуполномоченный, өлкән оперуполномоченный, районнар арасындагы икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары, Ленин районы эчке эшләр бүлегенең оператив-эзләү бүлеге башлыгы вазыйфаларында хезмәт иткән.
2012 елдан 2014 елга кадәр ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча идарәсе Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы урынбасары, 2014 елдан 2017 елга кадәр ― идарә башлыгы.
2017 елдан 2020 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция башлыгыАндрей Мартыгин. За МВД Татарстана взялся антикоррупционер со стажем. «Вечерняя Казань», 1.03.2024.
2020 елның февралендә Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары ― полиция башлыгы итеп билгеләнә.
2020 елның октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча идарәсе башлыгы вазифасына керешә. Нефть өлкәсендәге икътисади җинаятьләр белән көрәшә. Аның махсус контролендә шулай ук нефтьне законсыз транспортлау мәсьәләләре дә булган.
2024 елның 29 февраленнән ― Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрыУходящая натура. Чем прославился бывший главный полицейский ХМАО Дамир Сатретдинов? Новости Ханты-Мансийска, ХМАО и Югры – Муксун, 1.03.2024.
Дәрәҗәләре полиция генерал-майоры (2021), полиция генерал-лейтенанты (2025) Министру внутренних дел Татарстана присвоили звание генерал-лейтенанта полиции. KazanFirst, 21.02.2025
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хезмәт дәверендә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булганДамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2024.
Шәхси тормышы Шәһәр татар зыялылары вәкиле. Әнисе Әдә Әстерханда яши, әтисе Рөстәм (Растям) Гомәр улы (Умерович) Сатретдинов озак еллар Әстерхан шәһәрендәге эшләгән, Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе (1996 елда вафат). Кыз туганы Диләрә, Әстерханда МФЦда җитәкче булып эшли. Өйләнгән, балалары барӘстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов – шәһәр татар зыялылары вәкиленнән». Интертат, 1.03.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Дамир Сатретдинов. Татцентр.ру Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2024
Төркем:Милиционерлар Төркем: Әстерхан дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем: Сарытау дәүләт юридик академиясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Полиция генерал-лейтенантлары (РФ)