Ираклий Кобахидзе, Ираклий Георгиевич Кобахидзе (, 1978 елның 25 сентябре, СССР, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2024 елның 8 февраленнән премьер-министры. Элек ― Гөрҗистан парламенты рәисе (2016—2019 .
Тәрҗемәи хәле 1978 елның 25 сентябрендә Тифлистә туган. Әтисе Георгий Кобахидзе, физик һәм 1992―1999 елларда Грузия парламенты депутаты. 2000 елда Тбилиси дәүләт университетын «хокук» белгечлеге буенча тәмамлаган, 2002 елда Грузия милли Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтында философия докторы дәрәҗәсен ала. 2006 елда Дюссельдорф университетында хокук докторы дәрәҗәсен ала, Грузия университетларында лекцияләр укый һәм БМО Үсеш программасының проект-менеджеры була. Грузиядә Европа Советының стратегик чараларында эксперт сыйфатында катнаша, Кеше хокуклары һәм программалар буенча экспертлар комитеты әгъзасы.
Кобахидзе «Грузия хыялы «–» Демократик Грузия» партиясенә 2015 елның гыйнварында керә, башкарма секретарь вазыйфасын били .
2016 елгы Парламент сайлауларында җиңгәннән соң, 2016 елның 18 ноябрендә рәисе итеп сайлана. Аның рәис итеп сайлануы оппозициядәге «Бердәм милли хәрәкәт» тарафыннан җәмгыятьнең бүленүен тагын да көчәйтүче адым буларак тәнкыйтьләнә.
2019 елның 21 июнендә Бакуга уңышсыз сәфәреннән соң, Грузиягә кайта һәм Тбилисида Россиягә каршы протестлар фонында интервьюсында Грузия парламенты рәисе вазыйфасыннан отставкага китәргә карар иткәнен хәбәр итә.
2021 ел башында Бидзина Иванишвили сәясәттән киткәч, И. Кобахидзе «Грузия хыялы – Демократик Грузия» партиясе рәисе вазыйфасын били.
И. Кобахидзе сүзләренчә, илнең ике төп милли бурычы бар ― «территориаль бөтенлекне тыныч юл белән торгызу» һәм «Грузиядә фәкыйрьлекне тулысынча җиңү» Новый премьер Грузии высказался о санкциях против России. Lenta.ru, 20.02.2024.
Шәхси тормышы Наталья Моцонелидзега өйләнгән, ике ул тәрбияли. .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Гөрҗистан сәясәтчеләре Төркем:Гөрҗистан премьер-министрлары Төркем:Тифлис дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Хокук буенча философия докторлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары