Россиядә президент сайлаулар () ― Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр президент сайлаулары 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында уза . Әгәр дә гомуми тавышларның яртысыннан күбрәген бер генә кандидат та җыймаса, өч атнадан соң, 7 апрельдә, сайлауларның икенче раунды уздырыла. Җиңүченең инаугурациясе 7 майга планлаштырылган.
Президент сайлаулары беренче тапкыр Россия тарафыннан үзенең «яңа территорияләре» дип саналган Украинаның Донецк, Луганск, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә оештырыла. Бу территорияләрдә сугышлар дәвам итә, өлкә үзәкләре Запорожье һәм Херсон Украина контролендә.
Кандидатлар РФ Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашу өчен документлар тапшыручылар саны 15 кеше тәшкил иткән (алтысы бәйсез кандидатлар, тугызы үз партияләре вәкилләре).
Россия президенты вазыйфасына сайлауларга РФ Үзәк сайлау комиссиясе (алфавит буенча) «Яңа кешеләр» фиркасе вәкиле Владислав Даванков, үз-үзен тәкъдим иткән гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин, ЛДПРдан Леонид Слуцкий һәм КПРФ әгъзасы Николай Харитонов кандидатураларын уздырганТатарстанда Президент сайлауларында бюллетеньнәр ике телдә булачак. Татар-информ, 9.02.2024.
Үзәк сайлау комиссиясе (2016 елдан җитәкчесе ) башка кандидатларны, шул исәптән Анатолий Баташевны (), Сергей Малинковичны («Россия коммунистлары»), сугышка каршы карашлары белән билгеле, элеккеге Дәүләт Думасы депутаты Борис Надеждинны («Ватандашлар башлангычы») һәм Рада Русскихны теркәүдән баш тарткан (рәсми сәбәбе – «дөрес имзаларның җитәрлек санда булмавы, шулай ук сайлаучыларның яраксыз имзалары проценты зур булу») ЦИК России. t.me.
Конституциянең яңа (2020 елгы) редакциясе нигезендә, Россия президентлыгына кандидатлар: ким дигәндә 35 яшьтә булырга тиеш (таләп үзгәрмәгән); Россиядә ким дигәндә 25 ел (элек 10 ел) яшәргә тиеш; сайлау вакытында да, элек тә чит ил гражданлыгы яки башка илләрдә яшәүгә рөхсәте булмау таләп ителә (яңа таләп).
Алтарих 2024 елгы сайлауларга кадәр Россиянең гамәлдәге президенты булып Владимир Путин (1952 елгы, 71 яшьтә) тора.
Беренче тапкыр ул 2000 елгы сайлау нәтиҗәләре буенча вазыйфаны биләп, Борис Ельцинның варисы була. Аннары 2004, 2012 һәм 2018 елларда яңадан сайлана. 2008 елда Конституциядә каралган ике срокка чикләүләр аркасында (РФ Конституциясенең 81нче маддәсенең 3нче пунктына ярашлы, бер үк кеше РФ Президенты вазыйфасын рәттән ике сроктан артык башкара алмый), Путин сайлана алмый, әлеге сайлауларда аның көрәштәше Дмитрий Медведев җиңеп чыга, В. Путин үзе ул вакытта Россия Хөкүмәтен җитәкли.
Путинны яклаучы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе 2003 елдан Дәүләт Думасында күпчелеккә ия.
2020 елда уздырылган президентлык срогын , В. Путинга дәүләт башлыгы вазыйфасына тагын ике тапкыр, аерым алганда, 2024 һәм 2030 елгы сайлауларда кандидатурасын тәкъдим итү һәм, сайлауларда җиңгән очракта, 2036 елга кадәр ил белән җитәкчелек итү мөмкинлеге бирә
Бәяләмәләр 2023 елның 6 августында РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков The New York Times журналисты белән интервьюда үз фикерен белдергән:
2023 елда политолог Аббас Галләмов Путинны реаль электораль хуплауның дәрәҗәсен 35% дип бәяләгән.
Башлангыч нәтиҗәләр КандидатларФиркаТавышлар% «Яңа кешеләр» 3 362 484 3,85 Владимир Путин үз-үзен тәкъдим иткән 76 277 70887,28Леонид Слуцкий «ЛДПР» 2 797 629 3,20 КПРФ3 768 470 4,31Яраксыз / буш бланклар 1 193 278 1,37Теркәлгән сайлаучылар / килү 87 576 075 77,49Чыганак: Предварительные итоги голосования. ЦИК России
Искәрмәләр
Төркем:2024 ел сайлаулары Төркем:Россия Федерациясендә сәясәт Төркем:Россиядә президент сайлаулары