Бу ТАССР министры турында мәкалә, полиция генерал-лейтенанты турында биредә укыгыз.

Юрий Демидов, Юрий Иван улы Демидов (, 1938 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Урта Девятово ― 2024 елның 17 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның фирка-хуҗалык эшлеклесе, КПССның Югары Ослан райкомының беренче секретаре (1976―1985), ТАССРның җирле сәнәгать министры (1985―1989), «Татарместпром» акционерлык җәмгыяте президенты (1989 елдан). Татарстан Республикасының атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре (1996) В Казани простились с экс-министром местной промышленности ТАССР Юрием Демидовым. Бизнес-Онлайн, 19.01.2024. Югары Ослан районының мактаулы гражданыВ наших сердцах: ушел из жизни Юрий Демидов. «Волжская новь», 18.01.2024.

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Лаеш районы Урта Девятово авылында күпбалалы (алты ир бала, ике кыз бала) гаиләдә туган Николай Мышев. Демидов из династии Демидовых. Казанские ведомости, 19.10.2018: Александр, Алексей, Фаина, Тамара, Николай (Мәскәүдә яши), Виктор һәм Анатолий (икесе дә вафат).

Белеме Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика институтын (1965, кызыл дипломга), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1976, кызыл дипломга) тәмамлаган.

Хезмәт юлы Мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм бер ел Лаеш районының Урта Девятово авылында клуб мөдире булып эшләгәннән соң (1956), район хәрби комиссариаты аша документларын Ленинград югары хәрби-диңгез училищесына җибәргән, әмма укырга кабул ителмәгән. Тын океан флотына хезмәт итәргә киткән. Запаска киткәнче, беренче статья старшинасы Демидовка теләсә кайсы хәрби уку йортында укырга тәкъдим итәләр. Ул шулай ук К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә мөрәҗәгать итә һәм анда кабул итү турында хәбәр ала. Ләкин Юрий туган ягы ― Лаеш районына кайтуны кирәк саный.

«25 Октябрь исемендәге» совхозның комсомол комитеты секретаре, партбюро секретаре һәм аннары (24 яшендә) «Комбайн» колхозы рәисе, район үзәгендә урнашкан зур «Ленин юлы» колхозы рәисе, 1968 елдан ― КПССның Лаеш район комитетының икенче секретаре, 1970 елдан ― Лаеш район башкарма комитеты рәисе ― болар барысы да Юрий Демидовның туган районындагы үсеш баскычларыАлександр Простатов. Зов родной земли. «Республика Татарстан», 25.10.2018.

1974―1976 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган.

1976―1985 елларда ― КПССның Югары Ослан район комитетының беренче секретаре. Әлеге вазыйфада ул район торак пунктларын газлаштыру һәм төзекләндерү, социаль өлкә объектларын төзү, юл челтәрен үстерү, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән«Юрий Демидов: штрихи к портрету». Верхнеуслонская Центральная районная библиотека.

1985―1989 елларда ― ТАССРның җирле сәнәгате министры (кинәт вафат булган министр (1965―1985) Николай Хәлим улы Козлов (1924―1985) урынына куелган)1989 елда ТАССР җирле сәнәгать министрлыгы бетерелгән. Аның актив катнашында республика җирле сәнәгатен реформалаштыру буенча масштаблы эш алып барыла, яңа җитештерү куәтләре булдырыла, җитештерелгән продукция ассортименты киңәйтелә. Мәсәлән, Кукмарада ул вакытта яңа металл савыт-саба заводы төзелә, аның продукциясе хәзер дә бөтен Россиядә һәм аннан читтә билгеле. Арчадагы фабрика«Милли аяк киеме» ААҖ 2006 елда юкка чыккан, милли аяк киеменнән тыш, көндәлек аяк киеме дә чыгара башлаган булган Минпромторг РТ выражает соболезнования. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан.

1989 елдан лаеклы ялга чыкканчы җирле сәнәгать җитештерү берләшмәсенең генераль директоры һәм «Татарместпром» ААҖ генераль директоры булып эшләгән.

2024 елның 17 гыйнварында Казанда 85 яшендә инсульттан соң вафат булган. Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнә ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат булган. «Татар-информ» МА, 19.01.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале Татарстан Республикасының атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре (1996) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008) Хезмәт ветераны Руководство Татарстана выразило соболезнования по случаю смерти Юрия Демидова. ИА «Татар-информ», 18.01.2024 Югары Ослан районының мактаулы гражданы.

Гаиләсе Каеп авылында өйләнгән. Хатыны Ида Александровна, РОНО инспекторы булып эшләгән. Кызлары Светлана, уллары Андрей. 1976 елда гаилә Югары Ослан районына, 1985 елда Казанга күченгән.

Моны да карагыз Алексей Демидов (1952, бертуган энесе), Татарстан Хисап палатасы рәисе. Виктор Демидов (1961, туганнан туганы), ТР буенча баш федераль инспектор. Искәрмәләр

Сылтамалар Демидов Юрий Иванович. VIPERSON Александр Простатов. Зов родной земли. «Республика Татарстан», 25.10.2018

Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Татарстан АССР министрлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәрләре Төркем:Югары Ослан районының мактаулы гражданнары