«Дуслык» мәчете () — Татарстанның Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында (Д зонасы) 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Җирле мөселман дини оешмасы ― үзәкләштерелгән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы мөхтәсибәте «Дуслык» мәчете мәхәлләсе карамагында.

Тарих 2014 елда Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында яшәүчеләр тарафыннан яңа мәчет төзү буенча инициатив төркем төзелә. Кайбер шәһәр кибетләрендә мәчет төзелеше өчен иганәләр җыю өчен тартмалар урнаштырылган. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелә. Төзелеш 2016 елның җәендә башланаМечеть «Дружба» Альметьевск ВКонтакте, мәчет бинасының нигезенә беренче таш салына. Төзелеш эшләре бераз туктап торганнан соң, 2019 елдан яңадан дәвам итәВ Альметьевске открыли строившуюся четыре года мечеть «Дуслык». KazanFirst, 28.09.2023. 2020 елга халыктан 4 млн. сум җыя алганнар. Иганәчеләр исемлегендә мөселманнар гына түгел. Мари Ил эшкуары агач белән ярдәм иткән, кирпечне Иске Осколдан алып килгәннәрАльметьевские активисты собрали 4 млн рублей на строительство мечети. Татарстан-24, 6.10.2023. Биш ел дәвамында мәчет бинасы төзелешенә шәһәр һәм районның күп кенә сәнәгать предприятиеләре (ш.и., «Арслан», «Акмаль», «Союз-Земля» һ.б.), учреждениеләре, «Ансар» Хәйрия фонды (директоры Руслан Бажутов) һәм шәхси затлар матди һәм финанс ярдәме кертә.

2023 елның 28 сентябрендә Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында «Дуслык» мәчете ачылаСегодня состоялось торжественное открытие мечети «Дуслык» в Альметьевске. Благотворительный фонд «АНСАР» ВКонтакте, 28.09.2023. Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Әлмәт районы имамнары катнашкан.

Бинасы ике катлы итеп кирпечтән төзелгән, манарасы түбәсендә урнаштырылган. Гыйбадәт залында ~130 кеше намаз укый ала. Бина барлык инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр ясалган. Мәчетнең беренче катында – ир-атлар өчен фарз залы, никах үткәрү өчен бүлмә, имам кабинеты, икенче катта хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Бинаның цоколь катында сыйныфлар, кухня, мәҗлесләр үткәрү өчен бүлмә җиһазландырылган. Мәчетнең имамы ― Рәфгать хәзрәт Зәбиров.

Моны да карагыз Әлмәтнең Үзәк җәмигъ мәчете Бигәш мәчете Зиннур мәчете Мәхәллә мәчете Нурлы мәчете Нурсала мәчете Таш мәчет

Искәрмәләр

Сылтамалар Әлмәттә «Дуслык» мәчетен ачу тантанасы булды. ТР МДН, 2.10.2023 Открытие мечети «Дуслык» в Альметьевске! Фонд Ансар. YouTube видео, 6:18 Мечеть «Дружба» Альметьевск. Официальная группа ВКонтакте

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Әлмәт мәчетләре Төркем:2023 елда төзелгән мәчетләр