Елена Сайтбагина, Елена Әнвәр кызы Сайтбагина (1981 елның 6 июле, СССР, РСФСР, Ленинград, Пушкин) ― рәссам, график-дизайнер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясеВыставка «И в ликах тайны Мироздания...» Е.Сайтбагиной. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области.

Тәрҗемәи хәле

1981 елның 6 июлендә Ленинградның шәһәр яны бистәсе (хәзер Санкт-Петербургның Пушкин районы составындагы) Пушкин шәһәрендә туган. Әтисе РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, А. М. Горький исемендәге мәдәният сарае директоры Әнвәр Ризван улы Сайтбагин Праздничный концерт, посвященный 70-летнему юбилею А.Сайтбагина прошел в ДК. им. Горького тумышы белән Омск өлкәсе Тара районы Шыклар (Речапово, хәзер Междуречье бистәсе составында) авылында туган себер татары. Әнисе Инна Федоровна Брянск өлкәсеннән, балалар бакчасында эшләгән. Ленинградта танышып, гаилә корганнар. Апасы Татьяна, табиб-дерматологЗилә Нигъмәтуллина. Себер татарының талантлы кызы. Мәдәни Җомга, 18.08.2023, № 32, 12-13нче бит. .

Рәссамлык сәләте Елена Әнвәр кызына үзешчән рәссам булган, кылкаләм осталарының билгеле картиналарының күчермәләрен оста ясаган әнисе ягыннан бабасыннан килә. Балалар сәнгать мәктәбен, Санкт-Петербургның (2000), Санкт-Петербургның (2007) тәмамлаган. Белгечлеге буенча график-дизайнер Елена Әнвәр кызы укуын тәмамлагач, дизайнер һөнәрен сайлый. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның А. М. Горький исемендәге профсоюзлар Мәдәният сараеның баш дизайнеры булып эшли.

Сынлы сәнгать иҗатын да алып бара. Берничә йөз эше бар. Балачактан күп портретлар яза. Милли киемле үз автопортреты да бар (2014, киндер, майлы буяу). Әтисенең туган авылына кайткач, авыл кешеләрен диккать белән өйрәнеп, әтисенең дусты портретын ясаган. Бертуган апасы Татьянада татарга хас чалымнарны күреп, аның сурәтләрен дә хәйран ясаган. Аннары иҗатында милли темалардагы картиналарга күчә, иҗатына милли ноталар өсти. Татар әкиятләре темасына алына, мәсәлән, «Сандугач» татар халык әкиятенә багышлап, зур картина иҗат иткән (2018, киндер, майлы буяу)Сайтбагина Елена Анваровна в интернет-акции. Музей-заповедник «Казанский Кремль». Сөембикә ханбикәгә багышлап, «Яшь Сөембикә» портретын (2016), соңрак аның тагын берничә күләмле портретын ясаган. Рәссамның Сөембикә ханбикәгә кадәр булган, татарлардагы тарихи сәясәткә мөнәсәбәтле башка хатын-кызлар образларын тудыру планы да бар. Сынлы сәнгатьтә стилен үз итә.

Шиһабетдин Мәрҗани, Олуг Мөхәммәт хан хакында мөһим мәгълүматлар туплап, аларның образларына да мөрәҗәгать иткән. Татар тарихына бәйле булганга, атларны да җиңел сурәтлиЗилә Нигъмәтуллина. Себер татарының талантлы кызы. Мәдәни Җомга, 18.08.2023, № 32, 12-13нче бит..

Күргәзмәләр 2015 елдан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиллеге (җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин) ярдәме һәм булышлыгы белән оештырылган бар төр чараларда, шул исәптән күргәзмәләрдә катнаша. Картиналары Санкт-Петербургта (Рәссамнар берлеге Санкт-Петербург бүлегенең Зәңгәр кунакханәсендә)Вадим Михайлов. Соната для женского квартета. Санкт-Петербургские ведомости, 09.03.2017 һәм Казанда берничә мәртәбә күрсәтелгән. 2016 елда беренче тапкыр «Казан» милли-мәдәни үзәге (2020 елдан Милли китапханә) галереясында ачылган «Питерның бар төсләре сиңа, яраткан Казаным» () дип аталган күмәк күргәзмәдә портретлары белән катнашкан Санкт-Петербург рәссамнарының күргәзмәсе - Казанда! «Сөембикә», 23.06.2016. Аннары Алабугада («Нәүрүз бизәкләре»), ТР Дәүләт Советы бинасында, Чуаш Республикасы Милли китапханәсендә күргәзмәләре уңыш белән узган. 2017 елда иҗат эшләре Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатларына тәкъдим ителгән. 2018 елда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы премьерасы көнне (26 сентябрь) ачылган күмәк күргәзмәдә катнашаКартину петербургской художницы Е. Сайтбагиной «Сююмбике: прощальный взор» представили в Театре оперы и балета им. М. Джалиля. Портал муниципальных образований РТ. 2019 елда хезмәтләре Үзбәкстанда «Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре» кысаларындагы заманча сәнгать күмәк күргәзмәсендә күрсәтелгән.

Шәхси күргәзмәләре Россия Мәдәният министрлыгының Россия Сәнгать академиясе каршындагы Фәнни-тикшеренү музеенда («И в ликах тайны мирозданья») һәм Санкт-Петербургның «Халык иҗаты һәм ял йортында» («Җәйге мотивлар», ) узганТатьяна Мотовилова. «И в ликах тайны мирозданья…» Площадь Труда. 19.04.2018.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе РФ Мәдәният һәм массакүләм коммуникация министрлыгының (2008 елдан мәдәният министрлыгы) Мактау грамотасы ― мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе ― мәдәният үсешенә һәм милли мәдәнияткә зур өлеш керткән өчен Санкт-Петербург губернаторы Рәхмәт хаты Санкт-Петебург мәдәният комитеты Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты

Гаилә хәле Гаиләле, кызы Ирина.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Зилә Нигъмәтуллина. Себер татарының талантлы кызы. Мәдәни Җомга, 18.08.2023, № 32, 12-13нче бит. Сылтамалар

Выставка «И в ликах тайны Мироздания...» Е.Сайтбагиной. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Н. К. Рерих исемендәге Санкт-Петербург сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре