Роза Сәлимова, Роза Мирхәт кызы Сәлимова (Җәлилова, 1964 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш) ― педагогика фәннәре кандидаты (2000), доцент, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы психологик-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире (2007 елдан), Башкортстанның мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.Салимова Роза Мирхатовна. Официальный сайт Стерлитамакского филиала Университета науки и технологий
Тәрҗемәи хәле 1964 елның 9 февралендә Татарстан АССР Актаныш районы Аеш авылында туган. Әтисе Мирхәт Җәлилов ― амбар мөдире, әнисе Сәйлән Бикмөхәммәтова укытучы булып эшләгән. Роза Мирхәт кызы Аеш сигезьеллык мәктәбен бик яхшыга, Минзәлә педагогика училищесын (1995 елдан көллият) кызыл дипломга (1982) тәмамлаган. Юллама буенча В. И. Ленин исемендәге укырга керә һәм аны 1987 елда тәмамлый. Дипломлы белгечне Башкортстан АССРга эшкә җибәрәләр.Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 26нчы бит1987 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында (2004 елдан академия, 2012 елдан БДУ филиалы, 2021 елдан УФҺТУ филиалы) укыта. Педагогика һәм психология факультеты деканы урынбасары, Психологик-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире (2007 елдан), Педагогика һәм психология институты директорының уку һәм методика буенча урынбасары вазыйфаларын башкара.История факультета педагогики и психологии. Официальный сайт Стерлитамакского филиала Университета науки и технологий
2000 елда «Һөнәри әзерлек процессында педвуз студентларының рухи үсеше» () темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.Диссертация на тему «Духовное развитие студентов педвуза в процессе профессиональной подготовки». dissercat.com
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Шәхес психологиясе, үсеш психологиясе, шәхеснең индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау, сәламәтлекне саклау һәм сәламәтлек саклау белеме, педагог-психологларны һөнәри әзерләү.
Педагогик һәм психологик белем бирүнең хәзерге заман проблемаларын яктыртучы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы. Салимова Роза Мирхатовна. cyberleninka.ru
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре БР Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы советының Мактау грамотасы
Гаиләсе Ире Мәгафүр Сәлимов, иминлек хезмәткәре. Ике кызы.
Искәрмәләр
Әдәбият Сәлимова Роза Мирхәт кызы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 26нчы бит.
Сылтамалар Салимова Роза Мирхатовна. Официальный сайт Стерлитамакского филиала Университета науки и технологий
Төркем:Педагоглар Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре