Фриц Натан (; 1891 ел, Алман империясе, Бинген — 1960 елның 3 ноябре, АКШ, Нью-Йорк) — Алмания һәм АКШ архитекторы.

Тәрҗемәи хәле Фриц Натан Алманиядә яһүд гаиләсендә туганСтатья: Забытые евреи архитекторы в нацистской Германии. Мүнхен һәм Дармштадт технология институтларында укыган. Майндагы Франкфуртта яшәгән һәм эшләгән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Нацистларга кадәрге Алманиядә төп алман архитекторларының берсе булган. 1938 елда нацистлардан Голландиягә качкан, ләкин 1940 елда яңадан иммиграциягә китәргә мәҗбүр булган, бу юлы АКШка. Монда ул үзенең икенче карьерасын башлаган. Синагогалар, яһүд иҗтимагый үзәкләре, сәнәгать һәм торак объектлар проектлаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

«German Jewish Architects Before and After 1933: The Lexicon.» by Myra Warhaftig, Berlin, 2007 Статья: Забытые евреи архитекторы в нацистской Германии Статья о Ф. Натане на сайте института Center for Jewish History Статья на сайте InternetArchive Төркем:Алмания архитекторлары Төркем:АКШ архитекторлары Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар