Бу Мәскәү тарихчысы турында мәкалә, Уфа геологы турында моннан укыгыз.

Шамил Солтанов, Шамил Заһит улы Солтанов (1952 елның 16 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан ― 2022 елның 18 феврале, РФ, Мәскәү) ― Россия сәяси эшлеклесе, тарихчы, философ. IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2003―2007).

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 16 маенда Әндиҗанда туган. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) халыкара журналистика факультетын тәмамлаган (1976). Гарәп, инглиз, француз телләрен белгән. Тарих фәннәре кандидаты (тышкы сәяси карарлар кабул итү проблемалары буенча диссертация яклаган). 1976 елдан башлап халыкара мөнәсәбәтләрне системалы анализлау лабораториясендә эшләгән, фәнни төркем белән җитәкчелек иткән. 1989―1990 елларда ― МГИМОның тышкы икътисади элемтәләр институтында бүлек мөдире урынбасары.

1991 елның гыйнварыннан ― «День» газетасының редколлегия әгъзасы. газетасында берничә ел баш мөхәррир урынбасары була, 1997 елга кадәр «Табло» рубрикасын алып бара.Авторский блог Шамиля Султанова // zavtra.ru. даими әгъзасы булып торган.

Ислам Яңарыш партиясе әгъзасы була, шулай ук әлеге партиянең «Әл—Вахдат» (Берләшү) газетасының редколлегиясенә керә. «Его уход – это знак всем нам!»: умер философ Шамиль Султанов. dntuyt.ru

1995 елда тарафыннан оештырылган Россия халыклары берлегенең () гомуммилли советына керә. 1998 елдан Милләтләр һәм төбәкләр арасындагы икътисади проблемаларны тикшерү үзәге идарәсе рәисе урынбасары. 2003―2004 елларда ― Россия төбәкләре партиясе () рәистәше.

2003 елның декабрендә блогыннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган. «Родина» фракциясе әгъзасы, Думаның халыкара эшләр комитеты әгъзасы, А. Бессмертных җитәкчелегендәге тышкы сәясәт ассоциациясенең аналитик төркеме әгъзасы булган.

2004 елда Солтанов тарафыннан «Россия ― ислам дөньясы: стратегик диалог» дип аталган фракцияара депутат берләшмәсе төзелгән. 2005 елда ул шул ук исемдәге стратегик тикшеренүләр үзәген җитәкли башлаган. Бу ике учреждение дә Россияне ислам дөньясы белән якынайту максатыннан төзелгән.

Философ буларак, Шамил Солтанов мифологик, магик һәм диалектик фикерләү арасындагы үзара бәйләнеш проблемасы белән шөгыльләнгән. Мистика, магия, Платоннан Гегельгә кадәр диалектик-философларны өйрәнгәндә, билгеле бер этапта фикерләүнең өч төре гомуми принципларга килә, дигән нәтиҗәгә килгән.

«Глобаль куркынычсызлык һәм региональ конфликтлар» (), «Региональ куркынычсызлык проблемалары» () фәнни монографияләре авторы. «Омар Хайям» китабының автордашы һәм «Гаҗәеп кешеләр тормышы» () сериясендәге «Плотин» китабының авторы.

2022 елның 18 февралендә тромб өзелеп, кинәт вафат булган. Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җеназасы укылган.

Әсәрләре Плотин : Единое: творящая сила Созерцания. — М. : Молодая гвардия, 1996. — 422, с., л. ил. — (Жизнь замечательных людей) — ISBN 5-235-02209-6 Султанов Ш., Султанов К. Омар Хайям. — М. : Молодая гвардия, 2007. — 313, с., л. ил., к., портр., факс. : ил. — (Жизнь замечательных людей) — ISBN 978-5-235-02987-3

Искәрмәләр

Сылтамалар Скончался Шамиль Султанов. Изборский клуб

Төркем:Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Россия журналистлары Төркем:Мәскәү журналистлары