«Балдаклар хөкемдары» () — инглиз язучысы Джон Толкинның роман-эпопеясы. Фәнтези жанрында иң танылган әсәрләрнең берсе. Роман эпик фәнтези жанрындагы беренче әсәр, шулай ук аның классикасы булып санала.
«Балдаклар хөкемдары» — XX гасырның иң танылган һәм популяр китапларының берсе. Роман фәнтези жанрындагы әдәбиятка, өстәл һәм санак уеннарына, кинематографка һәм гомумән дөнья мәдәниятенә зур йогынты ясый. Профессор Толкинның эшләре йогынтысында толкинчылар хәрәкәте барлыкка килә. «Балдаклар хөкемдары» иң күп сатылган китапларның берсе булып тора. 150 миллионнан артык данә сатылган.
Режиссер Питер Джексон тарафыннан эшләнгән китапны экранлаштыру да зур уңыш белән файдалана.
Моны да карагыз
Джон Рональд Руэл Толкин Джон Рональд Руэл Толкин иҗаты
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча әдәби әсәрләр Төркем:Инглиз телендә романнар Төркем:Бөекбритания әдәбияты Төркем:Джон Толкин