Черкез-Али (чын фамилиясе Аметов ; ) — кырым татар язучысы, шагыйрь һәм публицист. «Йылдыз» журналының баш мөхәррире (1976—1979).

Биографиясе 1925 елның 25 маенда Багатыр авылында туган. Җирле авыл мәктәбендә укыган. Бала чагында Уралга депортацияләнә, аннары Казахстанга күченә. Низами ис. Ташкент педагогик институтының филология факультетын тәмамлагач. «Ленин Байрагы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

1967—1986 елларда Г.Гулям исемендәге нәшриятта кырым татар әдәбияты бүлеге мөдире булып эшли, шул ук вакытта «Йылдыз» альманахын редакцияли (1976—1979). Соңрак, шул ук журналның баш мөхәррире урынбасары була. Аның шигырьләре һәм прозаларының берничә җыентыгы Ташкентта басыла, шул исәптән «Арзуларым» (Хыялларым), «Ер нефеси» (Җир сулышы), «Ешиль далгъалар» (Яшел дулкыннар), «Сабалар къучагъында» (Сабалар кочагында) һәм башкалары.

1995 елда Черкез Али туган ягына кайта. 1999 елда Симферопольдә аның «Уян, Чатырдаг, уян!» китабы дөнья күрә. 2000 елда 75 яшь тулу уңаеннан аңа Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

2005 елның 21 февралендә Симферопольдә үлә.

Библиография

Амет, Н. О къайда ве насыл иште чалышмасын, бутюн вакъыт бедиий эсерлер ярата эди: Черкез-Али Аметов акъкъында / Н. Амет // Къырым. — 2005. — Майыс 28. — С. 4. Сеферова, Ф. А. Фольклорные мотивы — этико-эстетические составляющие художественного мира Черкез-Али / Ф. А. Сеферова // Этические идеалы крымскотатарской прозы 60-80гг. XX века / Ф. А. Сеферова. — 2009. — С. 110—127. Черкез-Али : краткий курс жизни и творчества // Крымскотатарская литература. Учеб. пособие по интегрированному курсу «Литература» /авт. — сост. Р. Фазыл. — Симферополь, 2005. — С. 138—139.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Творческий портрет «Сабалар къучагъында» («В объятиях зари»)

Төркем:ССРБ журналистлары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Кырымтатар язучылары Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Акмәсҗиттә вафатлар Төркем:2005 елда вафатлар Төркем:21 февраль көнне вафатлар Төркем:1925 елда туганнар Төркем:25 май көнне туганнар Төркем:Украинаның атказанган сәнгать эшлеклеләре