Кананикольское (, ) – Башкортстанның Зилаер районындагы авыл (1963 – 1996 елларда шәһәр тибындагы бистә), Кананикольское авыл җирлеге административ үзәге. 2010 елның 14 октябренә халык саны 805 кеше тәшкил иткән. Почта индексы — 453683, ОКАТО коды — 80227821000.
Географик урыны Республиканың көньяк-көнчыгышында, Кана елгасында урнашкан. Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 365 км, Сибай тимер юл станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба 120 км һәм район үзәге Зилаердан 70 км ераклыкта урнашкан. АраАдминистративно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Зилаер) кадәр ― 70 км Якындагы тимер юл станциясенә (Сибай) кадәр ― 120 км
Тарих
Әүвәл Ырынбур губернасы Орск өязенә кергән торак пункт Стәрлетамактан 140 чакрым көньяк-көнчыгышта Кана елгасында (ru) Мосоловлар тау заводы компаниясе нигез салган Кананикольское бакыр эретү заводы (ba) янындагы бистә буларак барлыкка килгән. Хуҗалары: Мосоловлар (1753 елдан), Е. И. Шешукова (1846 елдан), А. П. Загряжский. Бакыр эретү 1753 елда башлана. 1762 елда завод янындагы бистәдә эшче һәм мастерлардан 544 кеше (шул исәптән хатын-кызлар) яшәгән.
Завод 1871 елда ябыла. Г. Ф. Гудков , З. И. Гудкова. Кананикольский медеплавильный завод. ufa-gid.comКананикольское. Информационный портал gradinf.ru
1866 елда 299 йортта 2231 кеше яшәгән. Часовня булган. 1900 елда авылда волость идарәсе урнашкан, чиркәү, мәктәп, су тегермәне булган.
Танылган шәхесләр Фәрит Абдулла улы Вәлиев (1952), химия фәннәре докторы (1997), профессор (2006). БР атказанган фән эшлеклесе (2001). Николай Иванович Волков (1924―1983), пулеметчы, сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1945). Михаил Алексеевич Назаров (1927―2019), Башкортстанның атказанган рәссамы (2002). Георгий Андреевич Хачин (1915–1978), өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1943).
Халык саны
2002 елда күпчелек халык – руслар.
Инфраструктура Советлар Союзы Герое Г. А. Хачин исемендәге урта мәктәп, балалар бакчасы, участок хастаханәсе, мәдәният йорты, китапханә, чиркәү гамәлдә. Кананикольский, село в Зилирском районе. bashenc.online
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Зилаер районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:1751 елда нигезләнгән торак пунктлар