Новороссийск (, ) — Россия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.
Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.
География Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Россиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Россия хәрби-диңгез флотының базасы. Климат
Сәгать поясы
Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Тарих
Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.
1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елдан — Кара диңгез губернасының административ үзәге.
Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.
Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.
1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.
Халык 1897Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905. 1913http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/hvalynsk/ 1926 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 201016 897~46 000~66 200~95 20093 461132 744159 135185 938232 079241 788 Милли состав (2002): руслар — 86,0%, әрмәннәр — 4,3%, украиннар — 3,6%, татарлар — 1,3%.
Административ бүленеш Новороссийск 5 районга бүленә: Үзәк районы Көнчыгыш районы Көньяк районы Новороссийск районы Диңгез буе районы Галерея
Панорама
Кардәш шәһәрләр Плимут (Бөекбритания) Ливорно (Италия) Вальпараисо (Чили) Хихон (Испания) Гейнсвилл, (АКШ) Варна (Болгария) Пула (Хорватия) Констанца (Румыния) Самсун (Төркия) Тум (Россия) Гавар (Әрмәнстан) Ново-Место (Словения) Берис (Беларус) Дурбан (КАҖ) Тир (Ливан) Кызыклы фактлар 1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепр шәһәре йөрткән.http://enc.mail.ru/article/1900407474 Искәрмәләр
Төркем:Краснодар крае шәһәрләре