Сәркятип кошы (кятип кошы, секретарь кошы, ) — лачынсыманнар отрядыннан кятип кошларның семьялыгының бердәнбер төре. Африкада яши. Авырлыгы 4 кг, озынлыгы 120–150 см, канатлар колачы 210 см. Озын аяклы. Күбесенчә җирдә җәяү йөри, әмма яхшы оча. Башлыча еланнар һәм вак кимерүче хайваннар белән туклана. Башында озын кара каурыйлар бар; элек хөкем кятиплары каз каурыйлары белән бизәлгән париклар киеп йөргәннәр, кошның исеме шуннан.
Африкада киң таралган бу кош — корбанын таптап үтерә торган бердәнбер ерткыч. Кятип кошы, маймыллар һөҗүменнән саклану өчен, оясын чәнечкеле агач өстендә кора. Һәм чебиләрен ашату-эчертү өчен, ул азыкны да, суны да кикереп чыгара ала.
Билге Сәркатип кошы Көньяк Африка Республикасы һәм Судан гербларында сурәтләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Лачынсыманнар Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Кошлар Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Биология